Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан президенты Төркиягә рәсми сәфәргә китте


Русия башлыгының Төркиягә рәсми сәфәре кысаларында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та Анкарага ките. Көн тәртибенә газ һәм нефть үткәргечләрен төзү мәсьәләләре кертелгән.

Русия президенты Дмитрий Медведевның рәсми сәфәре кысаларында Төркия башкаласы Анкарада төп чаралар 12 май иртәсендә башлана. Башта Русиянең рәсми вәкилләре Төркия республикасына нигез салган Мостафа Кемал Ататүрк һәйкәленә чәчәк салачак. Аннан соң,Төркия президенты Абдулла Гул һәм премьер-министр Рәҗәп Таеп Ердоган белән сөйләшүләр үткәрү планлаштырылган. Шулай ук, Русия кунакларын Төркия парламенты башлыгы Мәхмәт Али Шахин кабул итәргә тиеш.

Русиянең рәсми төркеменә илнең министрлары, югары дәрәҗәле түрәләр белән бергә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та кертелгән.

Карабах һәм энергетика

Анкарада 12 майда үтәчәк очрашуларда игътибар үзәгендә сәяси һәм икътисади мәсьәләләр торачак. Аерым алганда, Анкарада Русия һәм Төркия президентлары җитәкләячәк югары дәрәҗәле Хезмәттәшлек шурасы оештырылырга тиеш. Аның максаты халыкара сәхнәдә килештереп хәрәкәт итү юллары турында сөйләшү, хезмәттәшлек юнәлешләрен билгеләүдән гыйбарәт булачак.

Мәсәлән, тышкы сәясәттә Төркия, Русиянең Таулы Карабах низагын чишү мәсьәләсенә күбрәк өлеш кертүен теләр иде. Бу хакта Төркиянең Русиядәге илчесе Хәлил Акынҗы президент Дмитрий Медведевның сәфәре алдыннан агентлыкларга белдерде.

Шулай ук, ике ил арасында визаларны бетерү мәсьәләсендә сөйләшүләр булачак, әмма бу баруда килешү имзаланмаячак әле, дип хәбәр итте Төркия илчесе.

Русия президентының сәфәре алдыннан Төркиядәге "Заман " газетасында Дмитрий Медведевның мәкаләсе басылып чыкты. Анда ул ике илнең тормышка ашыра торган иң мөһим проектлары арасында "Көньяк агым", "Зәңгәр агым–2" газ үткәргечләре, "Самсун–Җәйһан" нефть үткәргечләре төзелешен атый. Шулай ук, шушы рәсми чыгышта Русиянең Төркиядә Атом электр станциясен кору турында да сүз бара.

Төркия һәм Татарстан хезмәттәшлеге

Татарстанның эшлекле даирәләреннән сәфәргә "Татнефть" ширкәте җитәкчеләренең берсе дә китте. Ул Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге республика вәкилчелеге кысаларында Русия-Төркия бизнес-форумында катнашыр дип көтелә.

Татарстан Төркия белән хезмәттәшлекне инде күптәннән алып бара. 2009 елның февраль аенда Төркия президенты Гүл Русиягә рәсми сәфәре кысаларында Казанга килеп китте.

Ул вакытта Татарстанда да бизнес-форум үтте, җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашулар оештырылды. Күптән түгел Татарстанда Төркиянең Hayat Holding и Sisecam исемле ширкәтләрнең корылышларына нигез ташы салынды. Шулай итеп "Алабуга" ирекле икътисади зонасына 710 мең долларлык инвестиция кертелергә тиеш.

Шушы ике ширкәтнең берсендә агачтан төзелеш өчен чимал җитештереләчәк, икенчесендә - махсус пыяла ясалачак.

Татарстанда Төркиянең күп санлы төзелеш ширкәтләре эшли, Төркиядә тегелгән киемнәр сатыла, мәдәният һәм дин өлкәсендә бәйләнешләр ныгый бара.
XS
SM
MD
LG