Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түбән Кама электр станциясендә шартлау булган, корбаннар бар


12 май көнне Чаллы шәһәрендә урнашкан Түбән Кама электр станциясенең турбина цехында шартлау нәтиҗәсендә 46 яшьлек цех башлыгы һәлак булган, тагын ун кеше төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләр алган.

Коткару эшләре вакытында Чаллының янгын бүлеге җитәкчесе биектән егылып төшеп, җәрәхәтләр алган. «Регнум» агентлыгы хәбәр итүенчә, соңрак ул хастаханәдә үлгән.

Беренчел мәгълүматларга караганда, компрессор шартлаган булырга мөмкин. Тикшерү эшләре бара. Станция эшчәнлегенә зыян килмәгән, диелә.
XS
SM
MD
LG