Accessibility links

Кайнар хәбәр

Усман Әлмиев: Һәр халыкның үз моңы


95 яшьлек Татарстанның халык артисты моң керәшен татарларында күбрәк сакланган, дип белдерә. Татарча опералар куелмауга да борчыла. Киләчәктә җыр язучы талантлар чыгар, халык талантсыз булмый, ди.


Усман Әлмиев “Юк, мин үлмәс идем умырзая кебек. Умырзая кебек боегып”, дип беренче тапкыр моннан 40 еллар чамасы элек җырлаган булган. Әйтелгән сүз – аткан укмы, әллә Усман ага үзе әйтмешли, авыруларга һәм авырлыкларга бирешмәүме , 95 яшен тутырган аксакал бүген дә шат һәм зирәк.

Усман Әлмиевкә үз гомерендә бик күп җылы сүзләр дә, алкышлар да ишетергә туры килә. Кем дип кенә атмаганнар аны. “Еллар һәм җырлар” дигән китабында “Урамда барганда таныйлар, “Башмагым!” дип кычкыралар иде”, дип яза.

Нәкъ “Башмагым” Әлмиевне Казанда таныта да инде. Бу әсәр сәхнәгә 1942 елда куела. Халык аны бик яратып каршы алган, билетлар алдан ук әллә кайчан сатылып беткән. Көнгә өчәр спектакль куела. “Аның икесен - кич, берсен иртән уйнадым. Шуннан соң бик популяр артист булып киттем”, ди Усман ага.

1944 ел. Усман Әлмиев Качалов театрының артистлар йорты залында Мәскәү бәйгесеннән диплом алып алып кайту уңаеннан зур концерт бирә. “Ул концертны Гадел Кутуй да карады. Аның “Новатор, новатор!” дип кычыкырып утырган сүзләре әле дә колагымда яңгырый. Яңалык өчен шулай бәяләде ул мине. Татар халкында ул вакытларда басып кына җырлый иделәр. Ә мин хәрәкәтләр керткәнгә һәм җырны оста башкарганга шулай әйткән инде”, дип искә ала Усман Әлмиев.

Кутуйның сугыштан Казанга соңгы кайтуы була. Әлмиев ул концертта татар композиторлары һәм халык җырларын башкара.

Дөньяга “Сарман” белән бергә чыга


Шулай да Усман ага үзе дөньяга “Сарман” белән чыктым, ди. “Бездә “Сарман”ны “Әрә көе” дип йөриләр иде. 1938 елда Мәскәүдә консерваториядә укыганда Заһид Хәбибуллиннан эшкәрттереп, гел шуны башкардым. Зачетта да народные песни урынына “Сарман”ны җырладым. Кайткач радиодан да гел җырлап тордым.

Мин алып чыккан җырлар бик күп. Сугышка озатканда, кайтканда “Арча” көен җырлый иделәр. Мин аңа текст язып куштым да, “Арча көе” шулай барлыкка килде”, ди Усман Әлмиев. Мин башкармаган халык җыры юк ул, дип тә өсти.


Татарны операдан биздерделәр

Опера җырчысы буларак та, татарның бөтен операларында җырлап чыктым, ди Усман Әлмиев. Сугышка кадәр Казанда “Качкын”, “Галиябану”, “Ирек”, “Фауст”, “Алтынчәч” опералары тамашачыга күрсәтелә.

“1944 елда “Шагыйрь” исемле опера куелды. Ул Муса Җәлил тормышыннан язылган иде. Операда Җәлилне немецлар баганага бәйләп яндыралар иде. Ул Нәҗип Җиһановның беренче операсы. Соңыннан ул аны “Җәлил” итеп эшләде. Мин Муса Җәлилне башта Уралов итеп җырладым”, дип искә ала Усман Әлмиев.

"Шагыйрь" операсыннан. Уртада Усман Әлмиев

Алар Җәлил белән яхшы таныш булганнар. Казанда да, Мәскәүдә укыганда да аралашканнар. Дуслыкка курсташы сәбәпче булган.

“Казанда театр техникумында укыганда безнең курста Рауза Хәсиятуллина исемле кыз бар иде. Җәлил аның белән йөрде. Рауза аннан бала да тапты. Менә шуннан без дуслашып киттек. Ул Альберт исемле иде. Подполковник дәрәҗәсе алгач, Казанга кайтып үлде”, ди Усман ага.

Бу араларда Җәлил тирәсендәге ыгы-зыгыга битараф түгел ул. Тик туган илгә шигырьләре кайтуны да, гомере өзелүне дә онытмаска кирәк, ди.

Бүгенге опера сәнгатенә килгәндә исә Усман Әлмиев, язылган әйберләр күп булса да, татарча опералар куймыйча, татарны операдан биздереп бетерделәр, дип белдерә. Бүгенге җырларга да аның үз карашы.

Талантлар чыгар әле

“Замананы тыңлаштыргалыйм. Көйләр юк бит хәзер. Җыр язучылар да юк. Элекке композиторлар күбесе инде юк. Яшьләр әле килеп өлгермәгәннәр. Талантлар бардыр, халык талантсыз булмый. Чыгар әле ул.
"Наемщик". Галия Кайбицкая һәм Усман Әлмиев

Элек берсеннән-берсе яхшы композиторлар иде. Татар музыкасын руслар да яхшы белә иде. Шуларның берсе – Александр Ключарев. Ул татар халкы көйләрен, фольклорны яхшы белә иде”, ди Усман Әлмиев.

Җыр язу өчен халык көйләрен дә, гореф-гадәтләрне дә, фольклорны да яхшы белергә кирәклеген әйтә. Моңга да аның үз карашы.

Явыз Иван Казанны алгач моң күбәйгән


“Менә моң, моң диләр. Дөрес әйтмиләр. Моң татарда гына түгел ул. Һәр милләтнең үз моңы бар. Миңа Мәскәүдә Госконцертта эшләргә туры килде. Башта татар җырлары җырладым. Аннан дөнья халыкларыныкын башкардым.

Грузин артистыннан грузин көе өйрәндем мин. Аларның үзләренең моңнары бар. Азәрбайҗанның, чуашның үзенә башкача. Һәрбер милләтнең үзенә. Татарда гына түгел моң, ә һәр милләттә бар.

Татар моңына килгәндә исә, Явыз Иван Казанны алгач, моң күбрәк килгән. Ул керәшен татарларында күбрәк сакланган. Үзләре урыс динендә, чиркәү булганга многоголосие (күп тавышка җырлау – Н.А) да бар. Ә татар моңы сакланган. Чөнки Явыз Иван чукындырса да алар йөрәкләре белән татар булып калган ”, ди Усман Әлмиев.

Кич буе җырлар иде


Усман ага үзе бигрәк тә итальян җырларына мөкиббән. Мәскәүдә Италиядә укып кайткан укытучы белем биргән аларга. Итальян җырлары үзләренең халыкчан башкаруны нигез итеп алган Бельканто мәктәбе нигезендә туган йомшаклыгы белән күңелемә якын, ди Әлмиев.

18 май көнне Татар дәүләт филармониясенең концертлар залында булачак концертта Татарстанның халык артисты Усман Әлмиев үзенең иң яраткан җырларын башкарачак. “Белмим, күпме җыр җырлатырлар, мин кич буе җырлый алам”, дип уены-чыны белән бергә белдерә ул.
XS
SM
MD
LG