Accessibility links

Кайнар хәбәр

Махачкалада 8 кеше үтерелде


Төньяк Кавказдагы Дагыстанның башкаласы Махачкалада машина шартлавы нәтиҗәсендә 8 кеше һәлак булды.

Мәгълүматларга караганда, үлгән кешеләр телевидение антенна манарасын карарга барган кешеләр булган.

Бу вакыйгадан элек кораллы кешеләр полиция машиналарына ут ачкан иде. Чыккан бәрелештә 4 кеше яраланды.

Дагыстанда кичә антенна манарасы белән операция станциясе яндырылган иде.
XS
SM
MD
LG