Accessibility links

"Мишәрләр" Балкардан Анкарага юл тота


Чуашстан татарларының “Мишәр” фольклор ансамбле Төркия башкаласы Анкарага очты. Ике дистәгә якын үзешчән артистлар Халыкара Анкара яшьләр фестивалендә катнаша.

“FOMGED” дип аталган бәйгедә алар 134 илдән килгән коллективлар белән бергә чыгыш ясаячак. Әлеге сәфәргә “Мишәр” ансамбле күптән түгел Кабарда-балкар республикасында узган “Алтын мәйдан-Эльбрус” Халыкара милли сәнгать фестивалендә җиңүче дип табылганнан соң лаек булды.

Татарстанның һәм Чуашстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрит Гыйбатдинов җитәкләгән “Мишәр” ансамбленең халыкара бәйгеләрдә бу беренче генә җиңүе түгел. Моңа кадәр дә бу коллектив “Җиде йолдыз” Халыкара телевизион фестивальдә, “Идел–Урал арасында” дип аталган Бөтенрусия бәйгесендә, Төмәндә узган Бөтенрусия татар фольклор фестивалендә һәм башка бәйгеләрдә җиңүчеләр булып торды.

Төркия кузгалыр алдыннан, ансамбльнең җитәкчесе Фәрит Гыйбатдинов “Азатлык” хәбәрчесе белән әңгәмә корды.

Фәрит абый, күптән түгел генә Кабарда-балкарга булган сәяхәтегез ничек узды?

Без әлегә кадәр “Алтын мәйдан- Эльбрус” фестивален белмәгән дә идек. Быел беренче тапкыр фестиваль-конкурс буларак үтте ул. Шунда безнең бара алуыбызга һәм җыр-бию коллективлары арасында иң шәп коллектив исемен яулап алу – безнең өчен чыннан да көтелмәгән куаныч булды. Бу бит дәлилләү өчен кирәк.

Башка милли республикадан булсак та, татар-мишәрләрнең күрсәтә алырлык икәнлегебезне үз-үзебезгә дәлилләү булды. Безне анда күрделәр, бу халык үзенең җырын-моңын югалтмаган, ә бүгенге аваз белән җырлый торган коллектив дип таныдылар.

Гала-концертны карап торганда, , жюри әгъзасы булган Казан галиме Геннадий Макаров Төркиядән килгән вәкилләрдән, бу коллектив турында ни әйтәсез дип сораган. Иң шәп коллективларны сайларга килгән Төркия вәкиле: “Гүзәл коллектив, без аларны Төркиядә күрәсебез килә”, дип җавап биргән.

Анда коллективлар бик күп иде. Барысы да үзенчәлекле. “Мишәр” җыр белән бию сәнгатен бергә кушып, композиция тудырган бердән-бер коллектив иде дип әйтеп була. Киемнәребездән алып, сәхнәләштерелгән әсәрләребез, “Рекрут” булсынмы, “Алмагачлары”, “Аулак өй” композицияләре булсынмы - бер спектакль шәкелендә баралар.


Ул композицияләрдә, җыр-биюләрдә мишәр мәдәнияте Казан татарлары сәнгате белән бергә үрелеп бара. Мишәр бит инде ул бер урында гына тора торган халык түгел. Урмай авылы булсынмы, Шыгырдан яки Тукаймы, аларның халкы гомер буе төрле өлкәләргә, төрле илләргә эшкә йөргән.

Шулай итеп, ул төбәкләрдәге җыр-биюләрнең иң матурларын алып кайтып үзләренә кушканнар. Шуңа да, безнең мишәр җыр-биюләре күпкырлы булып күренә. Менә шуны без күрсәтә белдек.

Иң шәп җырлы-биюле композиция буенча беренче урын алдыгызма?

Җырлы-биюле ансамбльләр арасында иң шәбе без булып чыктык инде.

Ә бүләк нәрсә булды?

Бүләк инде... Безгә иң мөһиме диплом иде. Моннан тыш, фестивальнең махсус вазасы тапшырылды. Бүген матди бүләккә әллә ни игътибар бирмибез. Без аның дәрәҗәсенә бик шатбыз.

Фәрит абый, Кабарда-балкар республикасы шактый ерак юл, 21 кеше сәфәр кылдыгыз. Бару –кайтулар да шактый чыгым сорый. Чуашстан татарларымы, әллә оештыручылар бу чыгымнарыгызны күтәрде?

Чыгымнар ике яклы булды. Кабул итүче як ашау-эчүне, яшәү һәм андагы сәяхәтләрне үз өстенә алды. Ә бару-кайтуны кем җибәрә – шул эшләргә тиеш иде. Бүгенге көндә, беләсез, хөкүмәт тә, җирле үзидарәләр дә бу чыгымнарны күтәрә алмый. Илдә бит кризис дигән нәрсә бара. Моңа карамастан анда барырга теләгебез көчле иде. Кавказ яклары табигате өчен генә түгел, анда бит үзебезнең туганнарыбыз балкарлар яши.

Шулай итеп, бу сәфәребезнең чыгымнарын Чуашстан татар мохтарияте үз өстенә алды. Мохтарият рәисе Рәшит Сәнҗәповның беренче сүзе, барырга кирәк, күрсәтергә һәм үзебезнекеләр дә күреп-өйрәнеп кайтсыннар, дигәне булды. Чуашстаннан ике тәүлек терән белән барырга кирәк. Аның бит әле туры гына юллары да юк.

Рәшит Сәнҗәпов Сызраньга барып, үз хисабына билетларын алып, утыртып җибәреп, каршы алып, бөтен проблемнарны хәл итте. Безнең эш барырга, чыгыш ясарга, Чуашстан милли мохтәриятенең байракларын Эльбрус тауларына менеп кадау, фотоларга төшү булды. Чуашстанда шундый татар-мишәрләр бар, менә күрегез, без монда дигән шикелле, үз-үзебезне күрсәтү иде.


Фәрит абый, балкарлар тугандаш халык санала. Сезне ничегрәк кабул иттеләр?

Балкар якларында безне каршы алдылар, пансионатларга урнаштырдылар, сәяхәтләр ясаттылар. Без исә фестивальдән тыш, балкар авылларында концертлар да куеп йөрдек. Балкар халкы белән аралашып-күрешеп йөрү безгә үзенә күрә бер ачыш булды.

Тарихтан, Атилла, Кубрат ханнардан соң аларның бер кавеме бүгенге Болгария җирләренә күченеп киткән дип беләбез. Икенче бер кавем Идел буена килеп Идел буе Болгар дәүләте төзегәннәр- монысы да тарих. Балкарлар исә өченче бер болгар ыруы санала бит. Шуңа күрә балкар туганнарыбызны күрү әйбәт булды. Балкар халкы бүгенге көндә татар халкына зур ышаныч баглый.

Нәрсәдә?


Сер түгел бит, кабарда халкы белән балкар халкы арасында бүгенге көндә киеренкелек бар. Балкарлар республикаларында 100 мең тирәсе генә. Өстәвенә алар депортацияләнгән дә булган. Ике халык арасында гомумән бүгенге мөнәсәбәт бик яхшы түгел. Шуңа күрә балкарлар күбрәк татарларга йөз тота.

Соңгы елларда татарлар анда баргалап, балкарлар безнең кардәшләребез дип әйткәләп, туганлыкны күрсәткәләп киткәннәр. Казанның, Татарстанның шундый мөнәсәбәтен күргәчтен, кабарда халкы да, аның җитәкчеләре дә балкарларга карата мөнәсәбәтләрен уңай якка үзгәртә башлаганнар. Балкарлар һаманда бездән төрле булышлык, ярдәм көтәләр. Шуңа күрә дә анда узган “Алтын мәйдан-Эльбрус” фестивале киләчәктә зур әһәмияткә ия булачак.

Тикмәгә генә, ул фестиваль башлап балкарларда үтмәде. Киләсе җәй, август аенда ул Татарстанның Зәй районында узачак. Аннан соң ул Дунай буендагы Болгариядә үтәргә тиеш. Бу бәйге өч тугандаш халыкның бердәмлеген күрсәтәчәк. Балкар халкына да бу тормышта үзенә лаеклы урын алыр өчен зур көч бирәчәк.

Фәрит абый, ә сез балкарлар белән нинди телдә сөйләштегез? Тылмач ярдәмендәме, әллә урысчамы?


Безне балкар яшьләре Минераль су шәһәрендә каршы алды. Алар үзләре дә борчылып торганнар, Чуашстаннан булгач, чуашлар килә дип. Без килеп төшкәннән соң, беренче сүзебез “Әссәләмүгаләйкем, исәнмесез” булды. Шуннан, болар үзләренчә сөйли, без аңлыйбыз. Мин хәтта, болар татарча өйрәнеп куйганнар ахыры дип шикләнеп тә алдым. Алар безгә карап аптырый, чөнки аңлыйлар. Шулай итеп, сәфәр дәвамында алар балкарча, без татарча сөйләшеп, бер-беребез белән бернинди дә тылмачсыз аралашып йөрдек.

Фәрит абый, инде Төркиягә барганда...

Билгеле инде, бер кунакка йөрергә өйрәнгән кеше гел кунак турында гына уйлый. “FOMGED” дип аталган Халыкара фестиваль Төркиянең яшьләр көненә багышланып оештырыла. Анда 15 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге яшьләр катнашында, җыр-бию, рәсем сәнгатьләренә багышланган фестиваль ул.

Әлеге сәфәргә дә без Чуашстан татар мохтарияте, шул ук Рәшит Сәнҗәпов һәм башка татар эшмәкәрләре финанс ярдәме белән барабыз. “Алтын мәйдан-Эльбрус” бәйгесе вакытында Төркия вәкилләре безне сайлап алды, шунда чакыру хакында сертификат тапшырды.


Фәрит абый, инде бу бәйгеләрдән дә, сәфәрләрдән дә читкәрәк китеп, “Мишәр” ансамбле хакында да сөйләшеп алыйк әле. Авыл җирендә яшәп, иҗат итүче һәм мондый дәрәҗәдәге бәйгеләрдә катнашучы татар ансамбльләре бик юктыр да. Авыл-авыл бит инде. Язын җир эше, җәен печән өсте дигәндәй, даими рәвештә дәүләтнеке булмаган ансамбльнең үсешен тәэмин итү ничегрәк бара соң ул?

Бу коллективны булдырганга 20 еллап вакыт узган. Бүгенге дәрәҗәгә җитәр өчен 20 еллап эшләгән һәм аның үзенә күрә бер системын булдырган. Беренчедән, аның репертуарын булдырганчы, коллективын булдырырга кирәк. Коллективның халәтенә карап репертуар төзисең. Баштагы елларда репертуар да гадиерәк булгандыр. Инде ел саен үсә бардык.

Бүген исә, заман тамашачысына ярар өчен, бүгенге көнгә аваздаш итеп тотар өчен тулы бер систем булдырырга кирәк. Хәзерге көндә гармунны алып “Авыл көе”нә бию белән еракка бара алмыйсың. Шуңа күрә репертуарда чын режесуралы, аһәңле, дәрәҗәле әсәрләр булу кирәк.

Дөрес андый әсәрләрне, Казанда булган профессионал коллективлар да куя. Без бит аларны кабатларга тиеш түгел. Аннан соң, коллективыбыз професиональ җырчылар да, биючеләрдән генә тормый бит.

“Мишәр” үзешчән сәнгать түгәрәгенә йөрүче балалар һәм сәнгать мәктәбе укытучылары тырышлыгы белән яшәп килә. Безнең максатыбыз халыкчан булу. Халык яраткан җирле әсәрләрне сайлап, мишәрләрнеке булсынмы ул, Казан татары яки керәшеннәрнеке булсынмы, аларны эшкәртеп тамашачыга тәкъдим итү ниятебез.

Моны бер баян да, бер гармун белән генә эшләп булмый. Кайберәүләр яратып бетермәсә дә, санакны да кулланырга, электрон музыкага да мөрәҗәгать итәргә туры килә.

Коллективка кешеләрне туплау да системга корылган. Урмай авылында сәнгать мәктәбенең татар фольклор бүлегендә укучылар шактый. Алар анда дүрт ел буе укыйлар, шуннан соң сәнгатьне бигрәк тә якын итүчеләрен, остаракларын “Мишәр” ансамбленә алып калабыз. Араларында сәнгать юнәлешендә югары белем алуны дәвам итүчеләр дә бар.

Коллективның нигезен шул сәнгать мәктәбендәге укытучылар тәшкил итә.

Фәрит абый, менә гади генә булган системын да ачып салдыгыз. Рәхмәт сезгә һәм Төркиядән җиңүләр белән кайтуыгызны өмет итеп калабыз.
XS
SM
MD
LG