Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкамә Равил Минһаҗевны Гуантанамодан азат итәргә куша


Равил Минһаҗев гаскәр хезмәте вакытында
Равил Минһаҗев гаскәр хезмәте вакытында

Кушма Штатлар федераль мәхкамәсе Гуантанамодагы АКШ төрмәсендә ябып тотылган 42 яшьлек Чаллы татары Равил Минһаҗевның мөрәҗәгатен канәгатьләндереп аның тиз арада азат ителергә тиешлеге турында карар чыгарды.

Әфганстанда Талибанга каршы АКШ хәрби чаралары башлангач Пакстанда тотылып Гуантанамога китерелгән Минһаҗев андагы соңгы Русия ватандашы.

Татарстан, Башкортстан, Кабарда-Балкар, Чиләбе һәм Төмәннән чыккан башка 7 Русия ватандашы Гуантанамодан элекке елларда азат ителгән иде.

Зөһрә Вәлиуллина
Равил Минһаҗевның анасы, Чаллыда яшәүче Зөһрә Вәлиуллина улының тиздән азат ителәчәге турында инде ишеткәнлеген һәм аннан телефон шылтыратуы көтүен белдерде.

Аның әйтүенчә, Минһаҗев Русиядә элек кайткан Гуантанамо тоткыннары кебек эзәрлекләүләргә дучар булудан курка һәм илгә кайтырга җыенмый.

“Равил берәр мөселман иленә барып урнашырга җыена, әмма Гуантанамодагыларны бер ил дә үзенә алырга теләми, элегрәк азат ителгән күп кенә тоткыннар да Гуантанамода хәзер тора” диде Зөһрә ханым.

Ул инде 74-нче яшь белән баруын, йөрәк авырулы булуына әйтеп улы белән күрешергә чит илгә баруның үзенә бик кыенга төшәчәген дә әйтте.

Хокук яклаучылар берничә мәртәбә аңа телефон аша улы белән сөйләшү мөмкинлеге биргән. Күптән түгел алар Зөһрә Вәлиуллинага Равил Минһаҗевның тиздән тагын элемтәгә чыгарга тырышачагын җиткергән.
XS
SM
MD
LG