Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Бәллүр каләм 2010" бүләге тапшырылды


19 майда Казанда Татарстан матбугаты көне кысаларында XIII "Бәллүр каләм 2010" бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү чарасы узды. Лауреатлар арасында татар дөньясында чыгучы мәгълүмат чаралары да бар иде.

XIII "Бәллүр каләм 2010" бәйгесендә җиңүчеләрне тантаналы төстә "Пирамида" күңел ачу үзәгендә котладылар. Бу күп санлы газет, радио-телевидение хезмәткәрләре өчен күрешү, аралашу мөмкинлеге дә иде. Бәйрәм кичәсендә Татарстан һәм күрше төбәкләрдән җыелган мәгълүмат чаралары җитәкчеләре һәм матбугат белән хезмәттәшлек итә торган дәүләт оешмалары вәкилләре катнашты.

Тамашага хөкүмәт башлыгы һәм башка югары дәрәҗәле түрәләр килде. 19 май - Татарстан матбугаты көненә багышланган чараларда Мәскәүдән килгән Русия федераль каналларының кайбер җитәкчеләре дә булды. Алар "Пирамида" күңел ачу үзәгендә булган тантанада түрдәге өстәлдә утырды, сәхнәгә меңгәч Татарстанга мактаулы сүзләр әйтте. Алар арасында "Вести в субботу" аналитик тапшыруларның җитәкчесе Сергей Брилев, "1нче" каналның җитәкчесе урынбасары һәм мәгълүмат тапшырулары башлыгы Кирил Клейменов, "Интерфакс" агентлыгы башлыгы урынбасары Николай Касьянов һәм башкалар бар иде.

Кунаклардан бары "Коммерсант" нәшрият йорты башлыгы Андрей Васильев кына “Бәллүр каләм” бүләген тапшырганда: "Хәзер каләм белән язмыйлар инде, бу бәйгенең исеменә күбрәк мәгънә салыр өчен, мәгълүмат чаралары хуҗаларына "Каләмеңне сындырмагае" дигән яңа номинацияне кертергә кирәктер", дип әйтте. Бу тәкъдимне залда утыручылар кул чабып хуплады.

Быел тантана Җиңүнең 65 еллыгына багышлап оештырылган иде. Бүләкләнүчеләр исемнәрен дә гадәти конверттан түгел, өч почмаклы хатлардан укып әйттеләр. "Бәллүр каләм 2010" бәйгесендә сугыш темасына багышланган аерым номинация дә бар иде.
Фирдус Гыймалтдинов

Татар телле мәгълүмат чаралары арасында Җиңүнең 65 еллыгына тапшырулар, мәкаләләр әзерләгән хәбәрчеләр һәм редакцияләр арасында "Яңа гасыр" радиосы алып баручысы Фаил Гыймадов, "Сөембикә" журналы, "Татарстан" дәүләт теле-радиокомпаниясеннән Камил Арифуллов һәм башкалар бүләкләнде.

Иң яхшы район газеталары арасында "Саба таңнары" һәм "Яңа Зәй" басмалары танылды. Аларга да "Бәллүр каләм" бирелде.

Бәйгенең “Журналистикада исем” дигән юнәлешендә "Бәллүр каләм"не “Татарстан” дәүләт теле-радио компаниясе алып баручысы Фирдүс Гыймалтдинов, “Яңа гасыр” каналының яңалыклар хезмәте башлыгы Радик Фәрхуллин, "Шәһри Казан" газетыннан Люция Хәбибуллина һәм берничә башка мәгълүмат чарасы вәкиле алды.

"Туган тел" номинациясендә “Бәллүр калам” бүләген Татарстаннан читтә эшләүче татар матбугаты, радио һәм телевидение тапшырулары да дәгъва итте. Алар арасыннан Сембердәге “Туган тел” газеты һәм Барда районының “Тол буйлары” теле-радио тапшыруларына "Бәллүр каләм" бирелде.

Матбугат көнендә тапшырыла торган махсус бүләк, җиңел машина район һәм шәһәр газетлары берләшмәсе башлыгы Нина Киркинага бирелде. Бу аның өчен көтелмәгән яңалык булды, Киркина бер мәлгә сүзсез калды һәм елап җибәрә язды.
XS
SM
MD
LG