Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бельгиядән соң Франция дә пәрәнҗәне тыймакчы


Чәршәмбе Франция министрлар кабинеты җәмәгатьчелек урыннарында пәрәнҗә киюне тыю канун өлгесен хуплады. Бер ай элек кенә Бельгия парламенты шундый ук канунны раслаган иде. Франция җитәкчелеге пәрәнҗә ирекле ил тәртибенә туры килми дип саный, мөслимәләр моның белән килешми.

Канун өлгесе Франция җәмәгатьчелегендә генә түгел, хәтта хөкүмәттә дә кызу бәхәсләр уятты. 12 май көнне парламентның түбән пулаты “йөзне каплаучы пәрәнҗә Франция нигезендәге ирекне, тигез хокуклылыкны боза дип” аны хуплады. Әмма Дәүләт шурасы моңа бернинди юридик нигез юк һәм конституция, канунилык ягыннан шик тудыра дип аны кире какты.

Чәршәмбе көнне исә Франциянең министрлар кабинеты пәрәнҗәне тыюга адымны тагын да кыскартты. Белгечләр бу юридик проблемнар китереп чыгарырга мөмкин дисә дә, канун өлгесен тикшерү узды.

Мөслимәләр канәгать түгел

Канун өлгесен хуплаучылар дөньяви Франциядә хатын-кызның йөзен хуплау аны кимсетү дип саный. Хөкүмәткә мөрәҗәгать итеп, президент Николя Саркози да хатын-кызның иреген яклау һәм Франция тәртипләрен раслау өчен әлеге тыюлар кирәк, дип әйтте.

Әмма хөкүмәт тарафыннан расланган канун бәхәсле.

Тумышы белән Алжирдан булган Надетте инде күзен генә ачык калдыручы пәрәнҗәне дистәләрчә ел киюен сөйли. Мөслимә әйтүенчә, хакимият аның иреген кыса.

“Франция ирекле, хокукый тигезлекне саклаучы ил дигән сүзне ишетү – ялган. Мин моны диктатура дип кабул итәм” диде ул Reuterska.

Четерекле мәсьәлә

Канун өлгесендә канун бозучыларга 3,5 мең сум штраф түләтү каралган. Хатын-кызны әлеге киемдә йөрергә мәҗбүр итүчегә исә бер ел төрмә, яисә 570 мең сум акча түләү җәзасы яный.

Франция президенты Николя Саркози пәрәнҗәне тыю турындагы сүзләрне моннан бер ел элек башлады. Ул йөзне каплаучы кием ил тәртипләренә туры килми дип әйтте.

2004 елны Франция инде мәктәпләрдә яулык бәйләүне һәм башка шундый дини билгеләмәләрне тыйган иде.

Франциядәге Париж мәчете имамы Дәлил Боубакеур Reuterska белдерүенчә, пәрәнҗәне тыюда сак булырга кирәк.

“Минемчә, бу бик четерекле мәсьәлә. Һәм пәрәнҗәне тыю яки чикләүгә китерү өчен бернинди җитди сәбәпләр юк. Бу төр чикләү үзенә каршы реакция тудыра ала”, ди ул.

Пәрәнҗәне тулаем Европада тыю

Европада мөселманнар саны нигезендә Франция беренче урында тора. Анда яшәүче халыкның 5 миллионы (7,5%) мөселман. Һәм хокук саклау оешмасы белдерүенчә, шулар арасында 1 мең 900 хатын-кыз йөзне каплаучы пәрәнҗәдән йөри.

Франциянең Нант шәһәрендә машина йөртүче хатын-кыз пәрәнҗәдән булганы өчен акчалата җәзага тартылган иде инде.

Полиция белдерүендә, пәрәнҗә машина йөртүче ханымның юл хәрәкәтен күзәтүен катлауландырырга һәм юл казасына китерергә мөмкин, диелгән.

Пәрәнҗәне тыю кануны узган айда Бельгиядә кабул ителде. Депутатлар күпчелек тавыштан аны раслады.

Әлеге канун сенат (югары пулат) тарафыннан расланса Бельгия Европада пәрәнҗә киюне җинаятькә санаучы беренче ил булачак. Аның өчен 15-25 еврога кадәр акча түләтү яки 7 көнгә иректән мәхрүм итү каралган.

Нидерланд, Австрия һәм Даниядә дә инде пәрәнҗәне тыю турында сүзләр бара.

Ай башында Европа парламентының вице-президенты Сильвана Кох-Мери пәрәнҗәне барлык Европада тыярга чакырды.

Алман газетасына биргән әңгәмәдә ул Германия һәм барлык Европада “пәрәнҗәнең барлык төрен киюне тыярлар дип өметләнүен әйтте”.
XS
SM
MD
LG