Accessibility links

Кайнар хәбәр

Айдар “Казан егетләре”нә “Җәй” белән килеп керә


Сулдан беренче Айдар
Сулдан беренче Айдар

Ун елдан артык татар эстрадасында көчле төркемнәрдән саналучы “Казан егетләре”ндә узган ел үзгәрешләр башланды. Хәзер инде алар яңа җырчы белән җырлый башладылар.

“Кызган таба” кунагы “Казан егетләре”нең иң яшь җырчысы, төркемнең яңа егете Айдар Әгъләмов.

Апрель азагында “Казан егетләре” төркеме үзләренең яңа альбомнарын дискәтүк ясап тәкъдим итте. Алар халык җырларын заманча көйләргә кушып башкаручылар рәтенә керәләр.
Яңа җыр җыентыгы


Айдар, “Казан егетләре” төркеменә кинәт килеп керүең безне бик тә кызыксындырды. Шул хакта таныштырып үт әле


Мин бу төркемгә август айларында килеп кердем. Көтмәгәндә килеп чыкты. “Казан егетләре”нә килгәнче автор-башкаручы буларак җырлап йөрдем. Казан дәүләт мәдәният һәм сәгать университетының татар эстрадасы актеры бүлеген тәмамладым.

Инде төркемгә килеп керү тарихына якынрак килсәк, узган елның җәенә кергәндә “Җәй” җырын яздым. Шуннан бу җырны берәр төркем белән башкарырга кирәк дип уйладым һәм иң беренче булып “Казан егетләре” күз алдыма килде.

Алар,“Җәй”не тыңлагач, әйдә бу җырны безгә генә калдыр, без аннан хит ясыйбыз, диделәр. “Җырны бергә җырламасак болай гына бирмим, үземдә калдырам!” дип җавап кайтардым.
Шулчак “егетләрнең” продюссерлары Рафаэль абый килеп, җырны тыңлаганнан соң, “Шалтыратышырбыз әле, югалма!”, диде. Ике атна үттеме икән, Рафаэль абый шалтырата:

“Айдар төркемдә үзгәрешләр көтелә, безнең белән эшләргә теләгең бармы?”, ди. Бераз уйлаганнан соң уңай җавап бирдем. Сентябрьдә яңача эшкә тотындык, шулай итеп, хәзер “Казан егетләре” ул - Артур, Марат, Айдар.

“Казан егетләре” ни өчен үзгәрде соң?

Бу хакта инде сөйләшмәскә тырышабыз, чөнки буласы булган. Азат белән Вәли ислам дине кануннары буенча яши башлады һәм алар үзләренчә эш итәргә карар кылдылар.
Үзеңне ничек кабул иттеләр, син бит алардан күпкә яшь?

Гадәттә яңа җиргә килеп кергәч ике яктан да өйрәнү бара, монда да шундый хәл күзәтелде. Әлбәттә, “Хәзер мин сине тикшерәм!” дигән сүзләр булмады. Тавыш мөмкинлегеннән башлап, характер үзенчәлекләренә кадәр игътибарга алынды һәм мин ул сынауларны үттем.
Төркемгә яңа сулыш алып килдем дип әйтә аласыңмы?

Күпмедер әйе, мисал өчен, әле күптән түгел “Казан егетләре” башкарган җырга ремикс ясадым. Чөнки бөтен яшьләр өчен җырчыларның дискәтүк өчен көйле эшкәртмәләре бар иде, ә “егетләр” бу яктан калышып килде.
XS
SM
MD
LG