Accessibility links

Татарстанда Романиянең шәрәфле консулы булачак


Гөлнара Сергеева
Гөлнара Сергеева

Романиянең (Румыния) Русиядәге илчесе Константин Григорие Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашкач бу эшнең озакка сузылмаячагын әйтте. Русия Дәүләт думасы депутаты Гөлнара Сергеева шәрәфле консул итеп тәкъдим ителгән.

Татарстанның Биектау районы Дөбъяз авылында туган Гөлнара Сергеева бүген Дәүләт думасында Федерация һәм төбәк сәясәте эшләре комитеты рәисе урынбасары гына түгел, ә русия-романия парламентара төркемнең әгъзасы да.

Романия парламентында да татарлар бар

“Безнең депутатлар төркеме Романиядә булганда андагы депутатлар һәм хөкүмәт белән дә очрашты. Романия депутатлары арасыннан бер татар белән дә очрашып сөйләштем. Бер-беребезне аңладык. Романиядә татарлар әз түгел икән”, дип искә ала Сергеева.

Романия илчесе Константин Григорие үз иленә барган төркем эчендә Татарстаннан депутат булуны белеп алган һәм Гөлнара Сергеева белән очрашып Татарстанның мөмкинлекләре турында алдан сөйләшеп куйган.

Романия бизнес даирәсе Татарстанга җыена

Константин Григорие 19 май көнне Казанда шәрәфле консуллык ачылачагын әйткәндә: “Ул, беренчедән, Романия белән Татарстан арасындагы яхшы мөнәсәбәтләр билгесе булып торачак һәм аны үстерүгә хезмәт итәчәк”, дигән иде.

Миңнеханов һәм Григорие
“Бу юлы илче үзе генә килгән иде. Ул Рөстәм Миңнеханов белән танышты. Бер айдан Романиядән Татарстанга бизнес вәкилләрен дә алып килергә дип сөйләштеләр”, ди Сергеева. Аның сүзләренчә, булачак очрашу вакытында ике дәүләтнең татар бизнесменнары уртак тел табар дип тә өметләнгәннәр.

Григорие Татарстанда булган вакытта “КИП-Мастер”, “КАМАЗ”, “ЕлАЗ” ширкәтләрендә һәм “Алабуга” махсус икътисад бүлгесендә булды. Озакка сузылган хезмәттәшлек урнаштыру Романиянең төп теләге икәнне белдерде. Татарстанның үз иле белән хезмәттәшлеген киңәйтергә теләвенә ул шатланган. Бу хакта Григорие Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында булган очрашу вакытында әйтте.

Бу очрашу вакытында “Татспиртпром”, “Казаноргсинтез” һәм “Нижнекамскшин” ширкәтләре үз товарларын тәкъдим итте. Романия Татарстанга бөртеклеләр, азык-төлек, тукымалар һәм йорт җиһазлары китерергә мөмкин. 2009 ел нәтиҗәләре буенча ике арада товар әйләнеше 265 миллионга якын $ тәшкил итә.

Романия илчесе Казанда булган вакытта Казан дәүләт Идел буе федераль университетында да булды. Әлеге очрашулардан соң бизнес төркемгә, бәлки, Романия ректорлары да кушылыр, дип уйлашканнар. Романия студентларын Казанда, татарстаннарны Романиядә укыту мөмкинлекләре булу турында да фикерләшкәннәр.

Шәрәфле консул – иҗтимагый вазифа


Татарстан президенты әлеге очрашулар вакытында Гөлнара Сергееваны Романиянең Татарстандагы шәрәфле консулы итеп тәкъдим иткән.

Дөрес, Русия каннунарында “шәрәфле консуллык” дигән төшенчә юк. Ул башкара торган эшләр һәм өстенлекләр нык чикләнгән. Аңа штаттан тыш консул җитәкчелек итә торган оешма, дигән аңлатма бирә Википедия.

Билгеле булганча, илчелек иң беренче чиратта сәяси сорауларны чишү белән шөгыльләнсә, консуллыклар урындагы хакимиятләр белән мөнәсәбәтләр урнаштыра. Шулай ук ул илнең (бу очракта Русия) ватандашларына канун кысалары нигезендә виза, паспорт, нотариаль документлар һәм төрле белешмәләр алуда хезмәт күрсәтә.

Романиянең Русиядә рәсми консуллыклары икәү. “Берсе - Петербурда, икенчесе – Дондагы Ростовта. Петербурдагысы Русиянең төньягына хезмәт күрсәтсә, Ростовтагысы көньякта яшәүчеләр өчен”, дип белдерде Романиянең Русиядәге пресс-атташесы Алин Ницу.

Һәм Ницу Русиянең теге, я булмаса бу төбәгендә әлегә кадәр шәрәфле консул булмауны да әйтте.

Сергеева, әгәр билгеләнә калса, әлеге вазыйфаның иҗтимагый эш булачагын әйтә. “Хәзер белешергә кирәк. Русиянең тышкы эшләр министрлыгы (МИД) бу сорауга ничек карар, әлеге вазыйфада депутат була ала микән? МИД ризалык биргәндә генә була алачыкмын”, ди Сергеева.

Казанда Романиянең шәрәфле консулын булдыру кирәклеге турында хат Русия тышкы эшләр министрлыгына җибәреләчәк.
XS
SM
MD
LG