Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстанда киеренкелек дәвам итә


Кыргызстанның көньягында кичәге милләтара чуалышлардан соң тагын меңнәрчә кеше протест чарасына җыелды. Җирле милиция вәзгыятьнең тотрыклылашуын, халыкның таралуын белдерә. Алай да халык өлкә башлыгын кыйнап өлгерде.

Җәлал-Абад шәһәрендәге ипподромга җыелган 5 меңләп кеше илнең вакытлы хөкүмәтендәге эчке эшләр министры белән бергә халык янына чыккан өлкә башлыгы Биктур Асановны кыйнады.

Азатлык радиосының кыргыз хәбәрчесе Рысбай Абдраимов әйтүенчә, бүгенге җыен шәһәрдә булган кичәге чуалышларның дәвамы.

Чәршәмбе анда җыелган халык җирле үзбәк азчылыгы җитәкчесе Кадыйрҗан Батыровны төбәктә дошманлык чыгаруда гаепләп аны кулга алуны таләп итте.

“Җыелган халык кичәге кебек үк Кадыйрҗан Батыровны кулга алуны таләп итте. Алар шулай ук хакимияттән 14 һәм 19 майда протест белдерүчеләргә ут ачучыларны һәм аларның коралларын табуны таләп итте диде”, - диде Абдраимов.

19 майда үтерелгән үзбәк Торсынов Шөһрәтне соңгы юлга озату
Җәлал-Абадта кичә кыргызларның үзбәк университетына һөҗүме вакытында атышлар да булып 2 кеше үтерелде, 50-ләп кеше яраланды.

Абдраимов әйтүенчә, җыелган кешеләр үзләренең хакимияттән бәреп төшерелгән президент Корманбәк Бакыев тарафдарлары булмауларын белдерә.

Бакыев бәреп төшерелгәннән соң илнең көньягында чуалышлар даими булып тора.

Җәлал-Абадта, шулай ук күрше Баткен һәм Ош шәһәрләрендә 14 майда Бакыев тарафдарлары кыска гына вакытка җирле хакимият биналарын яулап алды. Җәлал-Абадта ул бәрелешләрдә 1 кеше һәлак булды.

Вакытлы хөкүмәт гадәттән тыш вәзгыять тәртибе кертте һәм Бакыев тарафдарларын милләтара нәфрәт кабызуда гаепләде.

Роза Отунбаева
Вакытлы хөкүмәтнең премьер-министр урынбасары Гомәрбәк Тәкәбаев яңа хакимият җитәкчесе Роза Отунбаеваның кичәге карар белән киләсе ел ахырына кадәр президент вазифаларын башкаручы итеп билгеләнгәнлеген белдерде.

Ул шулай ук бу елның октябренә билгеләнгән президент сайлавының бер ел соңрак, 2011-нең октябрь ахырында үтәчәген дә әйтте.

Вакытлы хөкүмәт тиздән Кыргызстанның яңа конституциясе өлгесен тәкъдим итәр дип көтелә.

Ул арада күрше Казакъстан Кыргызстан белән төп 3 чик капкасын ачты. Алар Кыргызстанда апрель аендагы чуалышлар башлангач ябылган иде.

Казакъстан Кыргызстан белән чик капкасын ачты
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:23 0:00
йөкләү


Кыргызстанның икенче күршесе Үзбәкстан да бу ил белән барлык чик капкаларын япты.

Кыргызстанның вакытлы хөкүмәте чикләрнең ябык булуы илдәге болай да кыен икътисадый вәзгыятьне тагын да авырлаштыра диде.
XS
SM
MD
LG