Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия һәм НАТО ракета калканы турында сөйләшә


НАТО генераль секретаре Андерс Фог Расмуссен Русия белән НАТОның Европада ракетадан саклану калканы төзү мөмкинлеге турында сөйләшүләр башлавын белдерде.

Расмуссен бүген Софиада чыгыш ясап беренче сөйләшүнең чәршәмбе НАТО-Русия шурасы утырышында үткәнлеген әйтте.

Ул шулай ук тарафларның ноябрь аенда Лиссабонда үтәчәк НАТО саммитына кадәр яңа сөйләшүләр үткәрергә җыенуын белдерде.

Лиссабон саммитында НАТО үзендәге барлык 28 әгъзаны Иран кебек илләрдән булырга мөмкин ракета һөҗүменнән саклау өчен калкан төзү-төземәү турында карар итәчәк.
XS
SM
MD
LG