Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа эшмәкәрләре гаделлек юллый


Уфаның Сипайлово бистәсе
Уфаның Сипайлово бистәсе

Уфадагы 500дән артык шәхси эшкуар гаделлек юллап ил премьеры Владимир Путинга кадәр барып җитәчәген әйтә. Алар үзләре сәүдә итә торган базарны ябуга ризасызлык белдерә.

Уфа хакимиятләре башкаланың Сипайлово бистәсендәге зур базарны ябу турында көтелмәгән карар чыгарган. Әле бу ел башында гына башкала хакимияте җитәкчеләре бу базарда сәүдә итүчеләргә 2013 елга кадәр эшләү рөхсәте бирелү килешүен имзалаган булган. Әмма уйламаган-көтмәгәндә, алар бу базарны 1 июньнән үк ябачаклары хакында игълан иткән. Бу хәбәр биредә җәй айларында яхшы гына табыш алырбыз дип өметләнгән эшкуарларның башына таш белән органдай булган.

Атнакич көнне базарга Уфа шәһәре хакимияте вәкилләре һәм Сипайлово базары урнашкан Октябрь районы хакимияте башлыгы Владимир Дмитрюк килде. Алар яңа килеп туган шартларда бу базарның тиз арада ук ябылачагын аңлатырга тырышты эшкуарларга. Әмма тегеләре биредә һичьюгы өч ай эшләп калырга мөмкинлек бирүләрен сорады. Әгәр теләкләре канәгатьләндерелмәсә, шәхси эшкуарлар ярдәм сорап ил хөкүмәте башлыгы Владимир Путинга кадәр барып җитүләре белән куркытты.

Шул ук вакытта Уфа хакимиятләре эшмәкәрләрне бөтенләй урынсыз һәм эшсез калдырмауларын, аларны башкаланың башка районнары базарларына урнаштырачакларын ышандыра. Әмма күбесе Сипайлово бистәсендә яшәүче эшкуарларның, билгеле инде, 15-20 чакрымда урнашкан башка базарларга барасы килми. Юл чыгымнары да, вакыт югалту да аларга файдага түгел. Әлеге аркан тартышу ни белән бетәр, киләчәктә күренер.
XS
SM
MD
LG