Җөмһүрият Халык Партиясе хакимияттәге Гаделлек һәм тәрәккыять фиркасе белән чагыштырганда Төркия дәүләтенең дөньяви төзелешен яклаучысы дип санала. Аңа заманча Төркиянең юлбашчысы Мостафа Кемал Ататөрк нигез салган. Үз эшендә фирка кораллы көчләр һәм хокукка таяна. Партия төрек милләтчелеген яклый, көрд азчылыгына карата кырыс сәясәт алып баруны алга сөрә һәм Европа Берлеге кебек оешмаларга каршылык белдерә.
Үз эчендә Җөмһүрият халык партиясе үз үзләрен саклап калырга теләгән кадими көчләргә һәм реформа яклыларга бүленгән.
Ул фиркане үзенең шәхси хуҗалыгына әйләндерде ...
“Анда бер нинди дә икътисади яисә сәяси идеология юк. Алар партияне үз кулларыннан ычкындырмас өчен генә тырыша, бөтен көч шуңа салынган”, дип сөйләде фирканең реформа яклы әгъзасы Бедри Байкам.
Шимбә Әнкарада Җөмһүрият халык партиясенең ике көнлек корылтае ачылды. Берничә көн элек фирка җитәкчелегенә Кемал Кылычдароглу исемле сәясәтченең дәгъва итүе билгеле булды. Фирканең башкарма комитеты аның бу вазыйфага килү ниятенә кискен каршылык белдерде. Кемал Кылычдароглу фиркане үзгәртә ала, дип фаразлана.
Фирка башлыгы урынына раслану өчен намзәтне Дәниз Байкал үзе хупларга тиеш. Эшеннән китсә дә партия өстендә аның шәүләсе эленеп тора, ди Истанбул Билги университетының сәясәт белгече Соли Өзәл.
“Бүгенге көндә партия үзгәрер дигән ышаныч юк диярлек. Байкал бу урынга кемнең килүен үзе контроль итәчәк. Шулай ук хәзерге вакытта аны алмаштыра алырлык сәясәтчеләр дә юк. Бу әлбәттә, аның эше. Ул фиркане үзенең шәхси хуҗалыгына әйләндерде. Эчке демократия юк анда”, диде Соли Өзәл.
Җөмһүрият халык партиясендә нинди дә булса үзгәрешкә бары тик эчке инкыйлап китерә ала, ди белгечләр.
Фирка корылтае якшәмбе тәмамлана.