Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия сенаторы: Иранга яңа чикләүләр Русиягә тәэсир итмәс


Русия Федерация Шурасының Тышкы эшләр комитеты рәисе Михаил Маргелов Тәһранга каршы кертелергә мөмкин яңа чикләүләр Русиянең Иран белән гамәлдәге килешүләренә тәэсир итмәс кебек диде.

Элегрәк хәзер каралучы бу чикләүләрнең Иранга Русиядән С-300 һава һөҗүменнән саклану системы тапшыруга киртә булу мөмкинлеге турында хәбәр ителгән иде.

БМО Иминлек Шурасының 5 даими әгъзасы, шул исәптән Русия уран баетуны туктату таләбенә буйсынмаучы Тәһранга каршы яңа резолюция өлгесе турында килеште.

Бүген шулау ук Русия атом энергия идарәсе башлыгы Сергей Кириенко Иранда Русия төзегән беренче атом электр станциясенең август аенда эшли башлаячагын игълан итте.
XS
SM
MD
LG