Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев Петербурда биек төзелешкә каршы чыгучы ЮНЕСКОны яклый


Русия президенты Дмитрий Медведев Газпромга Петербур тарихи үзәгендә пыяла һәм тимердән 403 метр биеклектәге йорт төзү планына каршы булган ЮНЕСКОны яклап чыкты.

“Коммерсант” газеты Кремльдән Петербур губернаторы Валентина Матвиенкога һәм башка рәсмиләргә ЮНЕСКО фикерен истә тотарга киңәш итүче хат җибәрелүен хәбәр итә.

Бу бинага 2016 елда Газпром идарәсе күчәргә тиеш иде.

Төзелеш тарафдарлары, шул исәптән премьер-министр Владимир Путин 3 миллиард долларлык бу проект Петербур икътисадын җанландырырга ярдам итәчәк ди.

Әмма җирле халык һәм оппозицион фиркаләр бу бина шәһәрнең тарихи йөзен бозачак дип аңа каршы чыга.
XS
SM
MD
LG