Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казага юлыккан очкычта исән калучылар бар


Шимбә иртән Дубаидан килүче Air India ширкәте очкычы Һиндстанның көньягындагы Мангалор шәһәре һава аланына төшәргә әзерләнгәндә казага юлыкты. Очкычта 160 юлчы һәм 6 кешелек экипаж булган.

Казан вакыты белән иртәнге 5-тә “Боинг-737” очкычы һава аланына төшәргә әзерләнгәндә утыру урынында туктый алмыйча узып китеп казага очрый. Ул вакытта һава аланы районында яңгыр булуы әйтелә.

Җирле рәсмиләр белдерүенчә, очкычта булганнардан 8 кеше генә исән калган. Алар авыр хәлдә хастаханәгә озатылган.

Очкыч белән Сербиядә туган Бөекбритания ватандашы идарә иткән. Икенче пилот һинд булган.

Каза урынына дистәләрчә янгын сүндерү машиналары һәм ашыгыч ярдәм килгән. Барлыгы 150 полиция хезмәткәре җәлеп ителгән. 110-га якын кешенең мәете инде табылган.

Җитәкчелек коткару эшләрен контрольгә алган

Телевизион каналлар мәгълүматларына караганда, Һиндстан премьер-министры Манмохан Сингх коткару эшләрен үз контроленә алган. Һинд милли конгрессы хакимият партиясе президенты Соня Ганди хөкүмәт туплауның 1 еллыгы уңаеннан узарга тиеш булган чараларны алмаштыру карарын кылган.

Гражданнар авиациясе министры Прафуль Пател каза урыны - Мангалорга очкан. Үлүчеләр һәм зыян күрүчеләрнең туганнарына акча биреләчәге әйтелгән.

Һиндлар Дубайга эшкә йөри

Дубаи ел саен Һиндстаннан миллионнарча мигрантларны җәлеп итә. Аларга хезмәт күрсәтү өчен Һинд авиаширкәтләре туры юл ачкан.

Хастаханәгә озатылган бер юлчы CNN-IBNга каза вакытында исән калу бик авыр иде дип сөйләде.

«Очкыч яхшы гына төште, әмма утырган урыныннан бар көчкә очып чыкты. 10-15 секундтан соң көчле калтыраулар башланды. Урман арасына килеп эләккән очкыч икегә ярылды һәм мин шул ярыктан сикердем. Бу бик авыр булды, чөнки безнең каешлар каптырылган иде. Шуннан соң ук очкыч шартлады һәм бөтен җирне төтен басты», диде Дубайда инженер булып эшләүче һәм ватанына кайтып баручы юлчы.
XS
SM
MD
LG