Accessibility links

Кайнар хәбәр

Междуреченскида милиция эше көчәйтелгән


Шахтерларны яклап митинг уздыру планлаштырылган Кемерово өлкәсе Междуреченски шәһәрендә милицияләр әзерлеккә куелган.
Митинг үткәрү өчен күздә тотылган мәйданда хакимият спартакиада оештырган.

Элегрәк “Кузбасста яшәүчеләр берлеге” “Распадская” шахтасында үлүчеләрнең гаиләләрен яклап шимбә Кемерово өлкәсенең 15 шәһәрендә митинг уздырырга чакырган иде. Шахтерларга теләктәшлек белдереп Мәскәү, Петербур һәм Владивостокта да шундый чаралар узачагы хәбәр ителде.

9 май көнне “Распадская” шахтасындагы ике шартлау нәтиҗәсендә 66 кеше үлде, 24-се хәбәрсез югалган булып санала.
XS
SM
MD
LG