Accessibility links

Кайнар хәбәр

Радикал мөселманнарга уч итеп карикатуралар бәйгесе


Пакстанда Facebookтагы Мөхәммәт пәйгамбәр турында карикатуралар мөселманнарның ачуын чыгарды
Пакстанда Facebookтагы Мөхәммәт пәйгамбәр турында карикатуралар мөселманнарның ачуын чыгарды

Facebookта Мөхәммәт пәйгамбәр турында карикатуралар бәйгесе көне игълан ителүе төрле каршылыклар тудырды. Пакстан Facebook сәхифәсен вакытлыча тыйды. Пәйгамбәргә карикатуралар ясау төркеменең бер җитәкчесе - Алмания ватандашы Энди Фрайһайт, иминлекне истә тотып, әңгәмә биргәндә исемен үзгәртүен әйтә.

20 май көнне Facebook социаль интернет сәхифәдә Мөхәммәт пәйгамбәргә карикатуралар бәйгесе көне буларак игълан ителде. Һәм әлеге төркем 80 мең кешене җәлеп иткән, барлыгы 4 меңләп карикатура тәкъдим ителгән.

Ислам Мөхәммәт пәйгамбәрне ясауны тыя. 2006 елны Көнбатыш массакүләм мәгълүмат чараларында пәйгамбәргә карикатуралар ясалгач дөнья мөселманнары зур шау-шу куптарды. Бу юлы да әлеге карикатуралар бәйгесе игълан ителгәч Пакстан 19 май көнне әлеге сәхифәне япты. Һәм ул бары 31 майдан соң гына ачылачак. Кайбер башка мөселманнар күпчелектә яши торган илләр дә канәгатьсезлек белдерде.

Үлем белән куркытырга хокуклары юк

Мөхәммәт пәйгамбәр карикатуралар төркемен оештыручылар шушы юл белән радикал мөселманнарга каршы баруын әйтә. Алар ислам турында бәхәсле сүз әйткән кешеләрне мөселманнарның үлем белән куркытырга, аларга янау җиткерергә хокукы юк дип саный. Моннан тыш, алар Мөхәммәт пәйгамбәрне аю киеменә киендергән килеш күрсәткән “Көньяк парк” (South Park) мультфильмына цензура кертелүгә канәгатьсезлек белдерә. Әлеге мультфильмнан соң мөселманнар тарафыннан янаулар булгач Сomedy Central телевизион каналы аны үзгәрткән. Пәйгамбәр рәсеме алынган.

"Көньяк парк" мультфильмында Мөхәммәт пәйгамбәр аю киемендә
Мөхәммәт пәйгамбәргә карикатуралар ясау төркеменең бер җитәкчесе Фрайһайт сүзләренчә, дөньяда һәркем үз фикерен әйтергә хокуклы. Һәм сүз иреге кысрыкланырга тиеш түгел.

“Көньяк парк” мультфильмында Гайсә пәйгамбәр балалар турында порно карарга ияләшә, Будда дине вәкиле наркотик исни, Мөхәммәт пәйгамбәргә аю тиресе кидерелгән. Һәм шуның өчен Американ телевизион ширкәтенә янаулар китте. Без моның белән ризалашырга тиеш түгел. Мөселманнар дине башкалардан өстен дип санамыйм”, ди ул.

Көнбатышта сүз иреге барлыгын онытмасыннар

Фрайһайт Facebookка бәйгегә килгән барлык карикатураларны да карап барырга мөмкинлекләре булмавын әйтә. “Әгәр бик мыскыллы рәсемнәрне күрсәтәләр икән хәбәр итсеннәр, без аны алып атабыз. Әмма мин караганнары бары көлке тудыра торган”, ди ул.

Пакстанга тапшырулар әзерләүче Mашал радиосы хәбәрчесе Фрайһайттан аның ни дәрәҗәдә мөселман мәдәниятен белүе белән кызыксына. Facebookта төркем җитәкчесе ике ел Төркиядә яшәвен һәм андагы мөселман мәдәниятен белән таныш булуын сөйли. Аның сүзләренчә, ул ислам турында шактый белә, әмма үзен белгеч дип атый алмый.

“Кайбер әйберләрне без бик җиңел кабул итәбез. Шул ук хәләл ит яисә Британия мөселманнарының үз банкларын булдыруын яхшы аңлыйбыз. Әмма Көнбатышта сүз иреге дигән әйбер дә бар бит. Янаулар булганга гына без бу гомум кыйммәтләргә каршы барырга тиеш түгел”, ди Фрайһайт.
XS
SM
MD
LG