Accessibility links

Кайнар хәбәр

Президент машиналар узышында беренче урын алды


 фото “vkontakte.ru”дан алынды
фото “vkontakte.ru”дан алынды

23 майда Татарстанда Русия күләмендә машиналар ярышы узды. Әлеге чемпионатта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов катнашып куәтле машиналар арасында 5 спортчыны җиңеп беренче урын алды.


Пәрәвездәге форумнарның берсендә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республика җитәкчесе булгач, мөгаен, авто узышларны ташлар, диелгән иде. Ләкин, күрәсең ул бар җирдә дә өлгерергә тырыша.

Узган ялда Рөстәм Миңнехановның “Биектау” автоузышу мәйданында Русия буенча машиналар ярышының икенче этабында катнашуы күпләрдә зур кызыксыну уятты. Һәрхәлдә әлеге чара турында шау-шулы рекламнар күренмәде, бәлки шуңадыр да катнашучылар һәм тамаша кылучылар күп булмый.
23.05.2010 Рөстәм Миңнехановның "тимер атын" иярләү вакыты. фото "vkontakte.ru" дан алынды


“Машинада узышучылар бик аз булды. Ярышны карарга килгән халык та аз иде. Бу чара тыйнак кына үткәрелде. Монда гадәттә берүк спортчылар катнаша. Кемгә кызык шул карарга килә”, диде Биектау районында узган машиналар ярышын карарга барган журналист Артур Гәрәев.

Президент катнашкан Русиякүләм машиналар узышы 3 өлешкә бүленә. Беренче узышта 6 машина катнаша. Икенче өлештә 17 спортчы тимер атларын иярләп ярышка чыга, араларында бер хатын-кыз да була. Бу ярышны спортчылар “Д1а” дип йөртә, ул тамашачылар өчен бик тә мавыктыргыч, кызык уза. Монда Русия машиналары белән бергә чит илнекеләр дә көч сынаша. Татьяна Елисеева иярләгән “сигезле” машинасы берничә тапкыр әйләнеп капланырга да өлгерә.

“Мәскәүдән килгән хатын-кыз узышчының финалда бәрелеп, әйләнеп каплануы тамашачыларны уятып җибәрде”, ди Гәрәев. Татьяна Елиеева зыян күрми, ләкин алдынгы урын да алмый.

Татьяна Елисеева иярләгән “сигезле” машинасы
Инде Татарстан президенты узышкан “Д1”, ягъни куәтле, дүрт тәгәрмәче дә тартучы чит ил машиналары ярышында 5 спортчы көч сынаша. Рөстәм Миңнехановның “Citroen” машинасына көндәшләр булмый диярлек. Татарстан президенты үзен бик иркен, ышанычлы тота.

“Узышканда вакытта көндәшләрен артта калдырып тамашачылар өчен махсус хәрәкәтләр дә ясап алды”, ди Артур.

Русия күләм машиналар узышының чираттагы ярышы 6 июньдә Тольяти шәһәрендә узачак. Быел Татарстан президенты кубогына ярыш “Биектау” автоузыш мәйданында 29 августа була.
XS
SM
MD
LG