Accessibility links

ТАССРның 90 еллыгын Мәскәүдә дә бәйрәм иттеләр


21 майда Мәскәүдә социалистик Татарстан республикасы оешуга 90 ел тулу уңаеннан, Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәмәтшин Татарстан исеменнән кунаклар кабул итте. Әлеге чара бу юлы ачык һавада, Мәскәү елгасы буйлап оештырылды.

Мәскәүдә уздырылган шушы юбилей тантанасына кайчандыр Татарстанда эшләгән, я инде чыгышы белән Татарстаннан булган, шулай ук татар исемен югары күтәргән билгеле милләттәшләр, төрле даирәдәге рәсми кунаклар, чит илләрнең Мәскәүдәге илчеләре дә чакырылган иде.

100 кешедән артык җыелган мәҗлестә исемнәре белән атаганда Федерация шурасындагы Татарстан вәкилләре Әгъзам Гобәйдуллин һәм Алексей Пахомов, шулай ук Рәфкат Алтынбаев та катнашты. Кунаклар арасында Русия президенты аппаратыннан Александр Гладешевны, Русия Дәүләт шурасы киңәшчесе Сергей Касаевны, Русия хөкүмәтеннән Игорь Шувалов, Юрий Газарянны күрергә мөмкин иде. Бу мәҗлестә шулай ук тышкы эшләр министры урынбасары Александр Яковенко, мәдәният министры урынбасары Андрей Бусыгиннар булды һәм чыгыш ясады. Дәүләт Думасындагы Татарстан депутатлары Илдар Гыйльметдинов, Хафиз Салихов та кунаклар арасында иде.

Исемнәре танылган кунаклардан академик Роберт Нигъмәтуллинны, армия генералы Мәхмүт Гәрәевне, Казанның элекке мэры, хәзер инде Ислам конференциясе оешмасында Русия вәкиле булган Камил Исхаковны, генерал-полковник Рәсим Акчуринны, җырчы Ренат Ибраһимовны, тумышы белән Татарстаннан булган кинорежиссер Станислав Говорухинны, Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилованы, МЧС министрының авиация буенча урынбасары, генерал Рафаэль Закировны, кардиохирург Ренат Сәетгәреевне, тау фәннәре академигы Азат Вәлиевне әйтергә була.


Ул тантанада шулай ук Татарстан белән сәүдә, дипломатик, дуслык бәйләнешләре булган төрле республика һәм чит ил илчелекләре вәкилләре дә катнашты. Алар арасында Башкортстан, Саха-Якутия, Ингушетия, Дагыстан, Төньяк Осетия, Маҗарстан, Чехия, Төркия, Казакъстан, Азәрбайҗан, Франция, Төрекмәнстан, Германия һәм башка илләрнең вәкәләтле вәкилләре һәм илчеләре бар иде. Алар бәйрәмдә чыгышлар ясады, татар ашларын авыз итте, татар җырларын тыңлады.

Фәрит Мөхәмәтшин үзенең чыгышында республика казанышларына тукталып, анда җитештерелә торган продукциянең 60% артыгы чит илләргә сатыла, дип әйтте. "Без бу датаны - республика оешуга 90 ел тулуны - билгеләргәме, юкмы дип тә байтак уйлаштык. Чөнки татарларның дәүләтчелек тамырлары тирәнрәк. Бу шик-шөбһәләрне юкка чыгарып, Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев бу бәйрәмне уздырырга кирәк, дип белдерде. Мин моны гадел карар дип уйлыйм", диде Фәрит Мөхәмәтшин.


Фәрит Мөхәмәтшин сүзен дәвам итеп, федератив мөнәсәбәтләрне дә, Русия белән Татарстан арасындагы шартнамә-килешүләрне дә читләтеп үтмәде. Үзәк белән ике арада 2007 елда кабул ителгән яңа килешүнең һәр матдәсе Татарстан өчен эшләргә тиеш. Без ул килешү белән Татарстан өчен байтак кына вәкаләтләр алуга ирештек, диде Фәрит Мөхәмәтшин.

Килгән кунаклар да Татарстан республикасының бу датасына карата кайнар котлау сүзләрен белдерде. Котлаулар белән Федерация шурасы рәисе беренче урынбасары Александр Трошин, Мәскәү шәһәр думасы рәисе Владимир Платонов, кинорежиссер Станислав Говорухин, Маҗарстан илчесе Иштван Чозик, генерал Мәхмүт Гәрәев һәм башка бик күпләр чыгыш ясады.

Әлбәттә, тантаналы мәҗлестә Татарстан сәнгать ияләре дә катнашты. Ул кичне Мәскәү елгасы өстендә татар җырлары, татар моңнары яңгырады. Килгән кунаклар да ни дәрәҗәдә татар җырларын белүләрен ишеттереп, артистларга кушылып үз осталыкларын күрсәттеләр, бәйрәм иттеләр.

XS
SM
MD
LG