Accessibility links

Кайнар хәбәр

Локман Закир: Язучы оппозициядә булырга тиеш


Локман Закирның яңа китабы
Локман Закирның яңа китабы

Күптән түгел сүз иреген билгеләгән көннәрдә 82 яшьлек язучы Локман Закир тагын бер китабын чыгарды. Ул үзен оппозициядәге язучы дип саный. Аның бу китабына мәкаләләр, фаразлар һәм илдә барган вакыйгаларга кайбер шәрехләмәләре кергән.

Рус телендәге юка гына бу китап Казанда үсмерләр китапханәсендә әзерләнгән. Язучы аны үз акчасына чыгарган. Җыентыкка 61 мәкалә кергән. Локман Закир аларда соңгы вакытта илдә, дөньяда булган вакыйгаларны шәрехли. “Бу яңа китап роман түгел, монда минем язганнарның каймагы гына тупланган. Мин башта мәкаләләремне берәр матбугат басмасында чыгарам, анда аларны Интернетта тәнкыйтьләп тә алалар, соңыннан гына китап итеп нәшер итәм”, ди ул.

Китапка авторның Һаитида булган җир тетрәүгә, Науруга Русиянең акча бирүенә, Пермьдә төнге клубта булган фаҗигагә карата да үз фикерен белдергән мәкаләләре, фаразлары кергән. Тарихи мәгълүматларны да шәрехли публицист. “Далида”, “Иосиф Сталинның яшерен хатыны”, “Сөембикә”, “Казан ханлыгының алтыны” дигән язмаларында тарихи фактларга башкача караш ташлый. “Хәзер бит яшерен материаллар да чыга башлады. Шуларны тотып, эләктереп ала белергә кирәк”, ди ул.

Аның “Күчәкилүчәнлек” мәкаләсе Русия президенты Медведев белән премьер-министры Путин турында: “2012 елда Русиядә президент сайлаулары булырга тиеш. Шунда алар алдан килешү буенча урыннарын алышачак. Алар аны әйтеп куйды инде. Күчәкилүчәнлек патша заманында булган бит. Ул вакытта патша хакимиятне улларына тапшырган. Ә боларның малайлары кечкенә әле. Менә боларны шәрехләми булмый бит”, ди Локман Закир.

Алтмыш яшенә җиткәндәрәк – үзгәртеп корулар чорында гына язучы булып киткән Локман Закир үзен оппозициядәге язучы, ди. “Гомумән, язучы оппозициядә торырга тиеш. Текә оппозиция түгел, уртачарак. Ягъни гади кеше күрми торганны күреп язарга тиеш. Советлар чорында соцреализм гел мактап кына язды. Бу безнең Татарстанда әле дә дәвам итә”, ди ул.

Локман Закир кулына каләм алганда ук оппозициядә була. Аның мәкаләләрен 4 ел буе Казан матбугатында бастырмыйлар. Локман Закир исеме Мәскәүдә чыга торган “Новая газета”, “Литературная газета”да, “Огонек”, “Новое время”, “Столица” журналларында еш күренә. Бервакыт Татарстан язучылары арасыннан Мәскәү матбугатында басылучы бердәнбер язучы булып та тора.

Беренче тапкыр аның Татарстан турындагы “Коммунизм утравы” дигән мәкаләсен “Шәһри Казан” газеты тәрҗемә итеп бастыра. Шуннан соң Татарстан матбугаты Локман Закир иҗатына тансыклый башлый. Аның 1995 елда чыккан “Мостафа” дигән повестьлар һәм хикәяләр җыентыгы “Ел китабы” була. Аннан соң Казанда рус телендә сайланма публицистикасы тупланган “Кәккүк оясы”, “Абитуриентлар”, “Боз тавы түбәсе” китаплары чыга. “Уйланулар” дигән канатлы сүзләр китапчыгы бар.

2001 елда аны Татарстан язучылар берлегенә кабул итәләр. Марсель Әхмәтҗанов аны кыска жанр остасы дип бәяли.

Локман Закирның шәрехләмәләре, мәкаләләре соңгы вакытта күбрәк “Звезда Поволжья” газетында басыла.
XS
SM
MD
LG