Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә Казан туристлары һәлак булды


Антальядә 15 метр биеклектәге күпердән елгага төшкән автобуста Казаннан 5 кеше булган. Светлана Шамшурина һәм Марат Газизов үлгән. Зөлфия һәм Нелия Газизовалар, Татьяна Новикова хастаханәдә. Каза автобус йөртүчесенең юлда йоклап китүе сәбәпле булган, дип фаразлана.

Иртәнге сәгатьләрдә 41 турист утырган автобус Төркиянең көньягындагы Аланья шәһәреннән Памуккале каласына сәфәргә чыккан. Казан вакыты белән иртәнге 6да автобус 15 метрлы биеклектән Аксу елгасына төшкән. Каза урынында ук 16 кеше һәлак булган.

Туристлар арасында Казаннан 5 кеше булган.

1. Марат Газизов
2. Зөлфия Газизова
3. Нелия Газизова
4. Светлана Шамшурина
5. Татьяна Новикова

Светлана Шамшурина һәм Марат Газизов үлгән. Аның хатыны һәм кызы Зөлфия һәм Нелия Газизовалар, шулай ук Татьяна Новикова яраланып хастаханәгә салынган.

Автобусны Төркиянең “Пегас тур” сәяхәт ширкәте җибәргән булган. Каза сәбәбе - автобус йөртүчесенең юлда йоклап китүе булырга мөмкин, дип фаразлана.

"Кызганыч ки, мондый казалар Төркиядә сирәк хәл түгел. Ширкәтләр сәяхәтләрне төнге яки иртәнге сәгатьләрдә оештыра, чөнки бу вакытта юллар буш була. Ике йөртүчегә түләмәс өчен озын юлга бер генә автобус йөртүчесе чыга, ул арыган булып йоклап киткән булырга мөмкин”, дип сөйләде Азатлык радиосына Төркиядәге сәяхәт ширкәте вәкиле Әхмәт Каан.

GPS хәтерендә калган мәгълүматларга караганда үзе дә казада һәлак булган йөртүче 49 яшьлек Хикмәт Йылмаз автобусны кичә кичке 10 тулганда гына гаражына куйган һәм бүген төнге 2.39да инде аны яңадан кабызып юлга чыккан. Шул вакытта ул туристларны кунакханәләрдән җыя башлаган.

GPS мәгълүматларенә караганда каза иртәнге 4.53 булган.

Мәскәүдән Төркиягә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы очкычында һәлак булганнарны алып кайтырга һәм исән калганнарга ярдәм итәргә дип 15 табип һәм ике психолог юлга чыкты.

Төркиядә туристлар автобусы казага очраган
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:05 0:00
йөкләү
XS
SM
MD
LG