Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинада “халыкны кайгыртучы” яңа вәкыф төзелде


Әфлисун инкыйлабы Украинада демократия тантанасы булды, хәзер күпләрнең сәясәттән күңеле кайтты
Әфлисун инкыйлабы Украинада демократия тантанасы булды, хәзер күпләрнең сәясәттән күңеле кайтты

Алты ел элек Әфлисун инкыйлабы кичергән Украинаны Freedom House оешмасы элекке совет илләре арасында иң “иреклесе” дип атый. Шул ук вакытта анда да соңгы елларда демократиядән тайпылу күзәтелә. Төрле фикер белешүләргә күрә, халыкның түрәләргә ышанычы кими, сәясәттән күңеле кайта. Шушы хәлне үзгәртү ниятеннән Украинада яңа вәкыф төзелде.

13 майда Киевның «Радиссон» кунакханәсендә Украинада демократияне үстерүне максат итеп куйган, берүк вакытта үзен гайре-сәяси дип атаган яңа вәкыфны тәкъдим итү чарасы үтте. Вәкыф үзенең эшендә беренче чиратта халык мәнфәгатен кайгыртачагын белдерә, шуңа күрә аның исеме дә украин телендә «Спочатку люди», үзебезчә әйтсәк, «Иң башта халык» буладыр.

Украинада мондый ният белән ачылган вәкыфлар болай да күп иде. АКШның «Демократиягә теләктәшлек белдерү» вәкыфы анда инде чирек гасыр эшли. Моннан тыш 1990нчы елларда Европа Берлеге, Германия, Британия, Нидерланд һәм Швеция фондлары ачылды.

Күзәтүчеләр фикеренчә, яңа вәкыфның гамәлдәге фондлардан кимендә дүрт аермасы бар.

Беренчедән, аны чит ил оешмасы түгел, Украина эшкуары оештыра, Украина өчен сирәк күренеш. Европа һәм Америка элитасы белән эшләүче Виктор Пинчук һәм турыдан-туры Украина түрәләре белән эш итүче Ринат Әхмәтовны искә алмаганда, башка эшмәкәрләр сәясәткә борынын тыкмый диярлек.

«Иң башта халык» вәкыфы президенты Иван Матиешин тумышы белән Русиянең Төмән өлкәсеннән. Кәсебен һәм байлыгын Көнбатыш Себердә, энергетика тармагында үстергән. Бу төбәктә йөзләгән мең украин яши. Матиешин ширкәтендә дә алар күпчелекне тәшкил итә.

Икенчедән, яңа вәкыф эшчәнлеген референдум нигезендә алып барырга тели. Украиннарны сәясәткә җәлеп итү нияте белән бу җәйдән башлап киләсе язга кадәр төрле мәсьәләдә референдумнар үткәрергә җыена. Халык белән киңәшү нәтиҗәсендә «Халык хартиясе» дип аталган яңа документ әзерләү күздә тотыла.

Өченчедән, тәкъдим итү чарасында әйтелгәнчә, яңа вәкыф моңарчы бер украин җитәкчесе дә ирешә алмаганны – социаль-икътисади мәсьәләләр, милли үзаң һәм демократик кыйммәтләр арасында баланс булдыруны максат итеп куя.

Дүртенчедән, бу яңа вәкыф сәясәтчеләрнең, бигрәк тә сайлау кампаниясе вакытында, Украинаның шартлы рәвештә көнбатыш һәм көнчыгыш өлешләргә бүленешен куллануына чик куярга җыена. Төрле тикшеренү нәтиҗәләренә караганда, көнбатыш һәм көнчыгыш украиннарны аерган мәсьәләләргә караганда, аларны берләштергән әйберләр күбрәк, ди алар.

«Иң башта халык» вәкыфы үз алдына куйган максатлар, күп кенә белгечләр фикеренчә, беренче карашка артык амбициоз, тормышка ашмаслык булып күренә. Шуңа да карамастан, күпләр бу вәкыфка һәм аның фикерләренә теләктәшлек белдерә.
XS
SM
MD
LG