Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәрит Мөхәммәтшин Русиядә ислам динен кабул итү көнен рәсмиләштерергә чакыра


Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Русиядә ислам динен кабул итү көнен, чукындыру көне белән беррәттән, истәлекле көннәр исемлегенә кертергә тәкъдим итте.

Бу тәкъдимне ул 25 май көнне Мәскәүдә Федерация шурасының милли сәясәт һәм дәүләт белән дини оешмалар мөнәсәбәтләре комиссиясе утырышында ясады.

Утырышта чыгыш ясап, Мөхәммәтшин күптән түгел Русия думасының 28 июль – чукындыру көнен истәлекле көннәр исемлегенә кертүен искәртте.

Русиядә 20 миллион чамасы мөселман яшәвен искә алып, Мөхәммәтшин, Русиядә ислам динен кабул итү көнен дә истәлекле көннәр исемлегенә кертү урынлы булыр иде, диде.

Мәгълүм булганча, Русиядә ислам дине 922 елның 21 май көнендә Болгар дәүләте башкаласы Биләрдә кабул ителгән.

Федерация шурасы рәисе Сергей Миронов бу тәкъдим белән ризалашып, төбәкләр белән тиешле документлар әзерли башларга вәгъдә иткән.
XS
SM
MD
LG