Accessibility links

Маҗарстан читтәге милләттәшләренә ватандашлык бирә


Ата-бабалары маҗар булган, ана телендә сөйләшкән маҗарлар Маҗарстан ватандашлыгын ала алачак. Парламент илдән читтә яшәгән маҗарларга ватандашлык бирүне җиңеләйтү канунын кабул итте. Күрше Словакия җавап итеп үзендәге андый маҗарларны Словакия ватандашлыгыннан чыгарачагын белдерде.

Маҗарстанның Үзәк Европа илләрендә яшәгән милләттәшләренә ватандашлык алуны җиңеләйтү кануны бүген парламентта бер тавыштан диярлек кабул ителде.

Канун нигезендә чит илләрдә яшәүче 3 миллионнан артык маҗар Маҗарстан ватандашлыгына мөрәҗәгать итә ала. Ватандашлык алып читтә яшәүне дәвам итүчеләр Маҗарстанда сайлауларда гына катнаша алмаячак.

Словакия маҗар көченнән курка

Күрше Словакиядә маҗарлар 5.4 миллионлык халыкның 10% тәшкил итә. Премьер-министр Роберт Фицо Маҗарстан парламентының мондый канунны кабул итүе “Словакия иминлегенә куркыныч тудыра”, дип бәяләде.

Словакиядә яшәүчеләргә әлегә ике ил ватандашы булу рөхсәт ителсә дә, хәзер инде Братиславада Маҗарстан ватандашлыгын сораган кешеләрне Словакия ватандашлыгыннан чыгару турында канун өлгесе әзерләнә. Маҗарстан ватандашлыгын сорап, бу хакта Словакия рәсмиләренә хәбәр итмәгән кешеләргә 3319 евролык җәза яный.

Словакия премьеры Роберт Фицо Маҗарстанның Словакия бәйсезлегенә куркыныч тудыруы турында Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек Оешмасына шикаять җибәрәчәген белдерде.

Маҗарлар шулай ук күпләп яшәгән Сербия белән Романиядә исә ватандашлык турындагы яңа канун Словакиядәге кебек борчылулар тудырмады.

Словакия белән Маҗарстан арасында киеренкелек 2006 елда хакимияттәге коалициягә маҗар азчылыгына карата кырыс сәясәте белән билгеле словак милләтчеләре партиясе кергәннән соң тагын да артты.

Узган уку елында Словакиядә барлык мәктәпләрдә словак телендә укыта башлауны маҗарлар “көчләп тагылган тел ассимиляциясе” дип бәяләгән иде.

Беренче дөнья сугышыннан соң Һабсбурглар патшалыгы таркалу белән тарихи Маҗарстанның зур өлешләре, анда яшәүче маҗарлар белән бергә күрше илләргә - Чехословакия, Романия, Сербиягә кушылды. Бу Будапештка хәзергә кадәр төрле проблемалар тудырып тора. Ул илләрдәге маҗарларның милли үзаңы көчле булып кала һәм алар үзләрен башкалар тарафыннан ассимиляцияләүгә кискен каршы чыга.
XS
SM
MD
LG