Accessibility links

Татарстан республиканың 90 еллыгын бәйрәм итте


27 майда Казанда ТАССР оешуның 90 еллыгы уңаеннан Татарстан Дәүләт шурасының тантаналы утырышы булды. Анда совет чорына мәдхия уку белән бергә, телне кысрыклау сәясәте һәм сәяси золым турында да әйтелде.

Татарстанда Татар автоном совет социалистик республиканың төзелүенә 90 ел тулу вакыйгасы купшы итеп билгеләп үтелде. Бу айда шушы датага багышланган күргәзмәләр ачылды, фильмнар күрсәтелде, фәнни конференция үтте. Чараларның иң зурысы 27 майда үтте. Дәүләт шурасының чираттагы утырышы шушы юбилейга багышланды һәм тантаналы җыелыш рәвешендә оештырылды.

Казанда Зур концертлар залында үткән тантаналы утырышта Татарстанның беренче һәм икенче президенты, Дәүләт шурасы рәисе, республика парламентының хәзерге һәм элекке депутатлары, республиканың Русия Думасындагы вәкилләре, Мәскәүдән чакырылган галимнәр, республиканың җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.


Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов тантаналы утырышта беренче булып чыгыш ясады. Беренче президент Миңтимер Шәймиев сөйләмәде.

Рөстәм Миңнеханов ТАССР оешуына 90 ел тулу вакыйгасына бәя биргәндә: "1920 елда Татарстан дәүләтчелеге тарихында яңа сәхифә ачылды, татар теленең статусын күтәрү, милли кадрларны тәрбияләү максатында мөһим чаралар күрелде", диде. Шул ук вакытта Рөстәм Миңнеханов советлар илендә татар теленең, мәдәниятенең бетә баруы турында да әйтте.

ТАССРның әһәмияте

ТАССРның 90 еллыгына багышланган тантаналы җыелышта төп нотыкны Татарстан Дәүләт шурасының рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ясады.

Ул: "ТАССР оешуы мең еллык тарихлы дәүләтчелеге булган татар милләте һәм республикада яшәүче халыклар үсеше өчен мөһим һәм кирәкле баскыч булды, ул 90нчы еллар башында республика кабул иткән хәлиткеч карарларның ышанычлы нигезе булды", диде.

Автоном республиканың тарихы турында сөйләгәндә, Фәрит Мөхәммәтшин сәяси золым елларында 3 меңләп кешенең атып үтерелүен, 10 меңләп кешенең хөкем ителүен дә искә алды, Икенче дөнья сугышы вакытында казаннарның фронт өчен фидакарьләрчә эшләвен, сугышка җибәрелгән һәр 6нчы очкычның Татарстанда җыелуын, республикадан 350 мең кешенең сугыштан әйләнеп кайтмавын әйтте.

Фәрит Мөхәммәтшин СССР күләмендәге интернациональ сәясәт алып барылган чорларда татар теленең куллану даирәсенең кысылуы, татар мәктәпләренең бетүе, милли үзенчәлекләрнең җуелуы турында да сөйләде.

Яңа заман тарихына килгәндә, парламент рәисе, хәзер 90нче еллар башында сайланган юлның дөрес булуын күрәбез, диде.
Соңгы ике дистә елның казанышлары арасында Татарстан парламенты башлыгы телнең үсеше, милли мәгариф системасының күтәрелүе турында әйтте.

Гимның сүзләре булачак

Фәрит Мөхәммәтшин дәүләтчелек билгеләре: тугра, байрак, гимнның раслануын атады. Ул шулай ук якын арада Татарстан гимнына сүзләр табу өчен бәйге игълан ителәчәге турында да хәбәр итте.

Рәсми чыгышта Татарстанның иң зур казанышы итеп республикадагы милләтара татулык аталды. Бүген Казанда шушы татулыкны чагылдыручы милләтләр парады үтте.

Төрле халыкларның вәкилләре милли киемнәрдән Халыклар дуслыгы йортыннан Камал театры янындагы мәйданга хәтле йөреш үткәрде. Соңыннан үзешчән артистлар бәйрәм концертын куйды.
XS
SM
MD
LG