Accessibility links

Грузиядә җирле сайлаулар үтте


Грузиядә якшәмбе җирле идарәләр һәм Тифлис шәһәр башлыгы урынына сайлау үтте. Тифлис мэрын беренче тапкыр халык сайлады. Бу вазыйфага 9 намзәт дәгъва итте.

Президент Михаил Саакашвили тавыш биреп чыккач журналистлар алдында бу тавыш бирү – Грузия бәйсезлек яулаганнан бирле "иң ирекле сайлау", диде:

"Грузия кире Европа юлына кайтты. Грузия яңадан икътисади үсеш юлына басты. Без бу өлкәдә могҗизалар ясадык. Дөньяның бу өлешендә булган иң ирекле сайлау системы һәм демократия – бездә! Без моның белән нык горурланабыз”, диде Саакашвили.

Грузиянең көнчыгышында бер сайлау урынында тавышлар салынган тартма ватылган. Үзәк сайлау комиссиясенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бу урында сайлау ике атнадан яңадан уздырылачак. Тартма ватылуы тикшерелә, җинаять эше ачылган.

Сайлауны 5 меңләп кеше күзәтте. Алар арасында Европа Берлеге, Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек Оешмасы, Европа Шурасыннан вәкилләр бар иде.

Беренче нәтиҗәләргә караганда, ил буйлап Саакашвили яклы намзәтләр иң күп тавыш җыйган.

XS
SM
MD
LG