Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембернең татар балалары борынгы тарихыбызга сәяхәт кылды


Сембернең 91нче татар мәктәбе укучылары Ундоры касабасына сәяхәт итте. Анда барганда алар Идел Болгарстанының шанлы һәм фаҗигале тарихы белән танышып барды.

Аның оештыручысы – 91нче мәктәпнең ата-аналар комитеты рәисе Илгизәр Зыятдинов сәяхәтнең максатын аңлатты.

"Бер ел элек әти-әниләр балаларны экскурсияләргә йөртүне сораганнар иде. Беренчесе - җирле музей белән танышу булды. Менә хәзер Ундорыга җыендык. Киләсе елга Шәһри Болгарга сәяхәт оештырырга исәплибез. Балалар туган якның тарихын белергә, үз ватаннары белән горурланырга тиеш", диде.

Ундоры касабасына барганда ук укучылар Идел Болгарстанының шанлы һәм фаҗигале тарихы белән танышып барды. Болгар һәм Биләр шәһәрләре – Иделнең сул ягында. Алар ерак. Ә менә Сембердән 60 чакрым гына ераклыктагы Ундоры касабасына барганда юл буенда Ашлы шәһәре урыны сакланган. Вал белән уратып алынган олуг мәйданда – бушлык. Бу шәһәр урынында да тукталып, беркадәр мәгълүмат бирелде. Аның янәшәсендә – хатын-кызлар монастыры булуы укучыларда зур гаҗәпләнү дә тудырды.

Сәяхәтнең төп максаты – Ундоры касабасындагы музей белән танышу иде. Аның хуҗасы Николай Анисимов әлеге тиңсез үзенчәлекле шифалы сулары, минераллары турында тәфсилләп сөйләде.

"Бу тиңсез җир. Биредәге җир астында 200-250 миллион еллар элек яшәгән җәнлек калдыклары һәм минераллар сакланган. Ундоры тирәсендә 30дан артык төрле-төрле шифалы сулы чишмәләр бар. Яртысы – минерал су. Көненә 1500 кубометр су бирәләр. Тик бу суның барасы да кулланылып бетми", диде ул.

Артабан музей хуҗасы Ундоры курортының тарихы, аны ачып җибәрүче галим Чучкалов тырышлыклары белән дә таныштырды. Борынгы җан ияләре белән таныштыру сәяхәтче балаларда аеруча зур кызыксыну тудырды.

"Бу җирләрнең иң мөһим үзенчәлеге – палеонтологик табышлар саклануы. Яр буйларында без күп санлы борынгы сөякләр табабыз: ихитиозаврлар, плезеозаврлар, плеозаврлар калдыклары гади халыкта да, галимнәрдә дә зур кызыксыну уяталар. Шунлыктан биредә палеонтологик заказник оештырылды. Ә фәнни тикшерү эшләре бары тик махсус рөхсәт буенча гына мөмкин", диде музей хуҗасы.

Артабан музей хуҗасы кибетләрдә сатылучы минераллар, шул исәптән, “симбирцит” исемле минералның үзенчәлекләре белән таныштырды.

"Бу таш 90-95 миллион еллар чамасы кабырчыклар эчендә ятып формалашкан таш төре. Перламутр һәм башка минераллар кушымтасы сыйфатында барлыкка килгән. Аннан тыш симбирцит дәвалану чарасы да булып санала. Халыкта “шайтан бармаклары” дип аталучы озын таякчыклар да элек-электән җәрәхәтләрне дәвалау өчен кулланылганнар", диде ул.

Аннан соң балалар Ундару касабасының тирә-як мохите белән дә таныштылар. Нинди тәэсирләр алып китәләр икән алар, сәяхәт ошаганмы соң? Менә җаваплары:

- Динозаврлар ошады. Ракушкалар.
- Музейда бик матур булды. Анда үлеп беткән җәнлекләрнең скелетларын карадым.
- Монда бик күп белдем Ундоры турында.
- Веська ошады. Аска Волгага да төшеп мендек.

Тик менә балалар музей хуҗасының иң мөһим сүзләренә игътибар итмәгәннәр икән шул. Монысын инде кайтканда тагын бер мәртәбә аңлатырга туры килде.

Урта гасырларда бу җирләр дә данлыклы Болгар ханлыгы биләмәсенә кергәннәр. Ул Урта Иделдә иң югары цивилизацияле дәүләт булган. Бу ил халкы киң белемле булган. Керамика, сугыш һәм эш коралларын ясау технологиясе камил булган. Болгарлар Идел буенда киң сәүдә элемтәләре тотканнар.

Нәкъ шушы җир аша “варяглардан грекларга” дигән данлыклы су юлы узган. Һәм нәкъ шушы вакытта минераль чыганакларны үзләштерү башланган. Без моннан ерак түгел генә урнашкан Сөендек авылында казыну эшләре вакытында борынгы мунчага тап булдык. Ә бу мунчаларга керамик торбалар аша минераль су китерелгән.

Безнең авылның исеме Ундоры да болгар телендә "ун дару" дигәнне аңлата. Әнә бит Казанда аптекаларны да даруханә дип атыйлар. Ә бу - урысча "Десять лекарств" була.

Кайтканда булган әңгәмәдә Кызыл Сөендек авылы турындагы сүзләргә дә ачылык кертергә туры килде. Бу таланган авыл җирләре бушап калган иде. Өлкәдә сибелеп яшәүче алманнар милли авыл булдыру өчен, Ульян өлкәсе хакимиятеннән җир сораганнар иде. Алманнар, җир казый башлау белән үк, борынгы мунча калдыкларына тап булалар һәм төзелешне туктаталар. Өлкә хакимияте аларга Чардаклы районының бушап калган урыс авылы Богдашкин җирен бирделәр.
XS
SM
MD
LG