Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ике дус дошманга әйләнәме?


Израилнең диңгез аша Газзә cызыгына һуманитар ярдәм илтүче кәрванны туктату гамәле Төркия-Израил мөнәсәбәтләрен тагын да катлауландырды. Халыкара җәмәгатьчелек Израилнең бу хәрәкәтен бер-бер артлы хөкем иткәндә, Төркия моның каршылыксыз калмaячагы турында кисәтте.

Төркия белән Израил әле берничә елга кадәр, бигрәк тә хәрби өлкәдә, "стратегик уртак" иде. Израилнең (Якын Көнчыгыш) төбәк илләре белән бәйләнеше кими барганда, Төркия белән мөнәсәбәтләрне ныгытуы стратегик яктан Израил өчен зарур юнәлеш иде.

Төркия өчен исә Израил белән хезмәттәшлек эчтәге ПКК террор куркынычын бетерү өчен кирәк иде. Израил иң соңгы хәрби кораллар белән тәэмин итү белән генә чикләнмәде, террорга каршы Төркия белән көрәш өчен уртак күнегүләр дә алып бара иде.

Шулай да, бу тарихи дуслык ничек булды да, кинәт үзгәрә башлады соң?

Израил хәрбиләренең Газзә сызыгына басып керүе һәм чаралар вакытында 1300ләп фәләстинленең һәлак булуы Төркиядә зур каршылык тудырды.

Гарәп Лигасы илләре Израилнең Газзәдә күргән чараларына тавышсыз калганда, Төркия премьеры Рәҗәп Тайип Эрдоган былтыр гыйнвар аенда Давоста узганДөнья Икътисад форумында Израил президенты Шимон Перез белән бәхәскә кереп, дөнья җәмәгатьчелеге алдында Фәләстиндәге һөҗүмнәрне кискен тәнкыйтьләде.

Бу вакыйгадан соң Төркиядә һәм чит ил мәгълүмат чараларында "Төркия-Израил мөнәсәбәтләре кая бара?" дигән мәкаләләр күренә башлады. Һәм артабан бу мәкаләләрне баетырлык тагын төрле бәхәсләр өстәлде.

Төркия ТВ каналының берсендә Фәләстиндәге сугышны тасвирлаган сериаллар Израилнең ачуын чыгарды. Израил тышкы эшләр министры Тел-Авивдагы Төркия илчесен чакырып, махсус уйланылган рәвештә, Төркия вәкилен үзеннән түбәнрәк урынга утыртып, сериаллар турында аңлатма сорады.

Израилнең Төркия илчесен кимсетү хәрәкәте ике ил мөнәсәбәтләрендә тагын җәнҗал чыгарды. Төркия Израилдәге илчесен чакыртып, Израилнең бу хәрәкәте өчен гафу үтенүен сорады. Израил гафу үтенергә мәҗбүр булды, илче кире кайтты.

Хәзергә кадәр булган бу каршылыклар үзара ыгы-зыгы кебек телгә алынса, Израилнең ярдәм кәрванын туктату чаралары халыкара күләмгә яңгыраш тапты. Ярдәм ташыган көймәләр Төркиянеке булса, эчендә халыкара ярдәм оешмалары вәкилләре дә бар иде.

Төрек ягы һөҗүмнең Израил чигендә түгел, ә халыкара диңгез суларында булуын белдерә. НАТО әгъзасы Төркия бу мәсьәләне БМОга ташыды.

БМО Израил һөҗүмен тәнкыйтьләп, кичекмәстән бәйсез тикшеренү уздыруны сорады.

Эрдоган исә ясаган чыгышында, Израилга карата тагын да кискенрәк сүзләр кулланды. "Беркем Төркиянең сабырлыгын сынарга хокукы юк. Төркиянең дуслыгы ни кадәр куәтле булса, дошманлыгы да шул дәрәҗәдә көчле була ала", дип кисәтте премьер.

Нью-Йоркта кичә кич белән башлаган БМО гадәттән тыш утырышында чыгыш ясаган Төркия тышкы эшләр министры Әхмәт Даутоглу, Израилнең ярдәм кәрванына һөҗүмен дәүләт тарафыннан кылынган җинаять буларак атады.

Төркия тышкы эшләр министры БМО иминлек шурасындагы чыгышында, Израил һөҗүмнәрен җәзасыз калдырмаска, һөҗүмне тикшерергә, барлык җаваплы вәкилләрнең һәм кешеләрнең җәзаландырылуын сорады.

"Тышкы сәясәттә проблемасыз мөнәсәбәтләр" шигарен үзенә үрнәк алган Төркиянең Израилгә карата кискен чыгышлары игътибарны җәлеп итә.

Икътисади һәм иҗтимагый өйрәнүләр үзәге башлыгы Мәнсур Акгүн, соңгы вакыйга элеккеләргә караганда иң чeтреклесе булуын әйтеп, моның төрек тышкы сәясәтенә озак вакытлы тәэсире булачагын ассызыклады.

Акгүн: "Сонгы каршылык бик хәллеткеч вакыйга, АКШ һәм Европа Берлегенең реакциясенә карап һәм бәлки дә Иминлек Шурасы кысаларында Төркиянең тышкы сәясәте яңадан формалаштыра ала", диде.

Төркия шулай ук Израилнең төрек ярдәм кәрванынa булган һөҗүмен НАТО җыенында күтәрергә җыена.
XS
SM
MD
LG