Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФСБ: Террорчылар БДБда атом материаллары алырга тели


Русиянең Федераль иминлек хезмәте башлыгы Александр Бортников элекке Советлар Берлеге илләрендә террорчылар атом матдәләрен кулга төшерергә тырыша дип белдерде.

Бортников андый очраклар турында мисаллар китермәде һәм кайсы төркемнәрнең кызыксынуын әйтмәде.

Бортников Екатеринбурда Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге иминлек хезмәтләре җыелышыннан соң матбугат очрашуында чыгыш ясады.

ФСБ башлыгы шулай ук террорчыларның БДБ илләрендә химик һәм биологик коралларны да кулга төшерергә тырышканлыгын әйтте.
XS
SM
MD
LG