Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кемнеке шәбрәк: Уфа ансамблеме, әллә Казанныкымы?


Фотоларның барсында да "Мирас" ансамбле биюләре.
Фотоларның барсында да "Мирас" ансамбле биюләре.

2 июнь көнне Камал театрында Уфа шәһәренең “Мирас” фольклор җыр һәм бию ансамбле Татарстан җирендә үзенең тәүге концертын күрсәтте. “Казан” бию ансамбленең Башкортстан башкаласындагы чыгышына җавабы булды ул.


“Казан” бию ансамбленең җитәкчесе Чулпан Закирова сүзләренчә, “Мирас”ның Уфа шәһәре хакимиятенең җылы канаты астында торганлыгы әллә кайдан ук күренеп тора. Хәтта Казанга сәфәргә дә хакимият башлыгы урынбасары үзе озата килгән.

“Бик көчле һәм бик матур! Муниципаль ансамбль генә димәссең, хөкүмәт ансамбле кебек алар”, ди Закирова. Казанга да ике автобуска төялеп килгәннәр. Камал театрына әлеге концертны карарга дип агылган тамашачы бу ягына да игътибар итте.
фольклор - халык иҗатын, аның гореф-гадәтләрен ничек булган шул килеш күрсәтү


“Мирас”та 80нән артык кеше эшли. Үзенең бию төркеме, хоры һәм оркестры да бар. Тамашачы сәхнә киемнәренең дә күз явын алырлык итеп тегелгәнлегенә игътибар итте. Чулпан Закирова башкару осталыгына килгәндә, “Мирас”ның уңышларының берсен Уфаның үзендә көчле укытучылар укыткан Нуриев исемендәге бию мәктәбе булудан да күрә.


Закирова һәм башка сәнгатькәрләр дә “Мирас” ансамблен һәм “Казан” ансамблен бер-берсе белән чагыштыру урынсыз икәнлеген әйтә. Бу очракта ике яктан да “күрше тавыгына күркәгә караган кебек” карарга ярамый, диләр.

Беренчедән, “Мирас” - җыр һәм бию ансамбле. Шулай ук аларның атамаларында фольклор дигән төшенчә дә бар. Оркестрлары да үзләренеке. Ә “Казан” ансамбленә килгәндә, ул бию ансамбле генә дип атала. Шулай да, кайларда гына булмасыннар алар биегән көйләргә, кем эшләде боларны дип, күпләр игътибар итә. “Казан” ансамбле Рәсим Ильясов җитәкчелегендәге “Казан нуры” халык уен кораллары оркестры белән хезмәттәшлектә. Башкаладагы иҗат кичәләре гел бергә уза. Бүген аларны аерылгысыз иҗатташлар дип тә әйтеп була.

Икенчедән, “Казан” ансамбле бию төркеме генә булганга анда 40лап кеше эшли. Сәхнә тутырып бии алар. “Мирас” ансамбленең Камал театрындагы концерты вакытында да татар биюе күрсәттеләр. Бу чыгыш ут күршеләргә бүләк итеп башкарылды. Тамашачы гөрләтеп кул чапты. Сәхнәгә казаннарның чыгасы игълан ителмәсә, мөгаен, тамашачылар арасында “Мирас”ның чираттагы бию дип тә кабул итүчеләр булыр иде.


“Мирас” үзе дә Татарстан башкаласындагы тәүге чыгышларына җитди әзерләнгән. Сәнгать җитәкчеләре Степанов әнә шулай дип белдерде. Татар биюләре дә, татар халык җырларын да башкардылар. Русларның раштуа, төрекләрнең милли җырларын; яһүд, молдован, төрек, казаклар һәм башка биюләргә дә алкышлар мулдан булды.

“Казан” бию ансамбле дә, “Мирас” фольклор җыр һәм бию ансамбле дә иң әүвәл милли бию, җыр һәм моңнарга йөз тоткан. Шулай ук ике ансамбль дә дөнья халыклары биюләрен дә яратып башкара. Бу аларның уртаклыгы.

“Мирас”лар Урал ягының үзгә йолаларын чагылдырган “Катык” биюен, “Туй бию”ен югары профессиональ сәнгать дәрәҗәсенә күтәргән, башкорт курае моңнарына тамак белән җырлауны да кушкан.


Шулай да, Камал театрына җыелган тамашачылар арасында башкортларның милли курай моңнарын тыңларга, гореф-гадәтләрне чагылдырган күренешләрне күбрәк күрергә өметләнгәннәр дә бар иде. “Башкортчасы әзрәк булды”, диде кайберәүләр.

Оркестрның катырак яңгырап курай моңнарын күмеп китүе, артларында тулы бер оркестр утыруга карамастан, аерым җырчыларның фонограммага җырлавы югары сәнгать таләпләренә бик үк туры килеп бетми, диде бер белгеч. Әлеге төркем фольклор ансамбле дип аталгач, халыкчан, бигрәк тә, башкорт халкы әйберләрен күбрәк күрермен дип өметләнгән идем, дип тә өсти ул. Күрәсең, бу очракта ансамбльгә фольклор дигән төшенчә дөнья халыклары биюләрен башкаруны аклар өчен кирәк булгандыр.

Бүгенге мәдәнияттә, фәндә фольклор халык иҗатын, аның гореф-гадәтләрен ничек булган шул килеш күрсәтү дигән юнәлеш алып бара.

Ике ансамбль дә эзләнүләрдә. Алар хәзер яхшы танышлар һәм дуслар. “Казан” ансамбленең 17 апрель көнне тәүге концерты Уфада була. “Мирас” Казанга килгәч, алар тагын да якынайган.


“Чыгышларны карап утырганда, болайрак эшләп тә була икән, дип уйлап куясың. Сәхнәдә эшләү (бию-Н.А) алымнарына, алар ягына да, үзеңнекенә дә тәнкыйтьләр белдерәсең. Чагыштыру гомумән була алмый, бары тик эш буенча гына”, ди Закирова. Сәнгатькәрләр сәясәттән күпкә өстен тора, монсы иң әһәмиятлесе, ди ул.

“Казан” бию ансамбленең Уфадагы чыгышы тулы залда көчле алкышлар белән үткән. Закирова сүзләренчә, тамашачылар татар биюләрен күптән күргәнебез юк иде, рәхәтләнеп карадык, дип белдергән.

“Мирас” ансамбленең концерты тәмамлангач та, басып алкышлаган халык кайтып китәргә ашыкмады. “Салават” биюен, бәлки, тагын кабатларлар дип өметләнде.

“Мирас” ансамбле вәкилләре икенче көнне исә, Казан да, тамашачы да бик ошады, без Татарстан башкаласына тагын киләбез әле, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG