Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дүсәнчә сабан туе


Соңгы елларда сабантуйлар ешрак район үзәкләрендә, зур шәһәрләрдә үтә. Стадион трибуналарына җыелган кунаклар футбол кырында шаулаган концертларны һәм спорт ярышларын күзәтсә дә, үзләре бәйгедә, җыр-уенда катнаша алмый.

Мондый зур тамашаларны дәүләт, җирле хакимият ярдәменнән башка үткәреп булмый. Татарстанның зур оешмалары, аерым тармаклар - укытучылар, милиция хезмәткәрләре, театр эшлеклеләре - республика дәрәҗәсендәге сабантуйлар оештыра. Русия төбәкләренә һәм чит илләргә Татарстаннан артистлар һәм рәсми вәкилләр җибәрелә.

Зур сабантуйларда көрәштә җиңүчеләргә автомобиль бүләк ителә, келәм, суыткыч, телевизор, компьютер тапшырыла. Моның өчен кирәк булган миллион сумнарны гади авыллар каян тапсын?

Шуңа күрә кечерәк авылларда сабан туе сирәк үтә. Чөнки бәйрәм мәшәкатьләрен үз өстенә ала торган колхозлар таралган яки акчасыз интегә. Ләкин барыбер авыл халкы үзенең борынгы бәйрәмен сагынып яши. Сабантуй иң беренче чиратта авыл халкы һәм читтән кунакка кайтучы авылдашлар өчен үткәрелә.

Сагынып оештырылган бәйрәм

Менә шундый сабантуй белән танышыйк әле. 130лап кына йортлы Дүсән – үзенә күрә данлыклы авыл. Анда күренекле сәясәтче, Советлар Берлегенең Гарәп илләрендә беренче илчесе, Сталин золымы корбаны Кәрим Хәкимов туып үскән. Мәскәү төзелеш институтында кафедра җитәкләгән Халик Хәкимов, Үзбәкстанда авиация министры булган Гани Рәфыйков, Татарстанның халык артисткасы Тәслимә Хәләф, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәли кебек билгеле шәхесләрне биргән Дүсән авылының тирән традицияләре бар. Монда гыйлемгә омтылалар, җирне яраталар, игенчелектә һәм малчылыкта тырышып эшлиләр.

Быел Бишбүләктә район сабантуе зурлап үткәрелсә дә, авылларда үз җыеннарын үткәрергә көч җитмәгән. Башкортстанда да, Татарстанда да, башка төбәкләрдә дә мондый хәл еш очрый. Шулай да быел Дүсән авылында үз сабантуен үткәрергә булганнар. Авылдагы “Марс” колхозы һәм Биккол җирле үзидарәсе авыл бәйрәмен үткәрү буенча комиссия оештырганнар. Соңгы ике елда бу милли бәйрәмнең үткәрелмәве дүсәнлеләрне бәйрәмгә чәмләндергән.

“Марс” кооперативы рәисе Рәмзил Бәдретдинов һәм Биккол авыл биләмәсенең җитәкчесе Фәнзил Мөхетдинов, Бишбүләк районы җитәкчелегеннән фатиха алып, сабантуйга җентекләп әзерләнгәннәр. Шулай итеп, 29 майда, Самара өлкәсенең Гали авылында федераль дәрәҗәдәге авыл сабан туе үткәрелгән көнне Башкортстанның Бишбүләк районында, Дим буендагы Бишкаен тугаенда бик матур, чын авыл сабан туе гөрләп үтте.


Чын безнеңчә, матур, милли...

Башкортстан һәм Русия әләме күтәрелде, язгы кыр эшләрендә катнашкан алдынгы авылдашларны зурладылар. “Марс” кооперативы алдынгыларны бүләкләү өчен акча салынган конвертлар әзерләгән. Җирле үзидарә башлыгы Фәнзил Мөхетдинов авылда иң чиста, тәртипле йорт хуҗаларына бүләкләр тапшырды. Берничә урында тәм-томнар сатучы хосусый кибет эшләде.

Ә калганы элеккечә, “дүсәнчә” иде. Тамаша караучылар махсус урындыкка, агач эскәмияләргә түгел, куе үләнле чирәмгә утырдылар. Читтән яллап китерелә торган эстрада йолдызлары да, аларны сагынучылар да күренмәде. Сәхнәгә чират торып Дүсән "йолдызлары" күтәрелде. Күршедәге башкорт авылы Бикколдан чакырып китерелгән курайчы егет һәм икенче яктагы күршеләр – зур татар авылы Аеттан чакырылган ике җырчы кыз Дүсән бәйрәмен бизәделәр. Сәхнәдә һәр чыгыш ясаучыга һәм уеннарда катнашучыларга "Барс медиа" ширкәте исеменнән лазер тәлинкәләр һәм видео кассеталар бүләк ителде.

Бизәлеш дигәннән, бәйрәм аланында бернинди язмалы кәгазьләр эленмәгән, колак тондыргыч тавышлы өндәмәләр яңгырамады. Бар нәрсә дә тыныч, табигый иде монда. Сабантуйның бизәкләре кулдан тукылган төсле бизәкле паласка төрелгән сәхнә тирәсендәге каен ботакларыннан һәм баганадагы дәүләт әләменнән генә тора. Монда һәркем үзен ихатасында, үз йортында кебек хис итте.

Зур юллардан, шәһәрдән еракта (Бәләбәйгә кадәр 100 чакрым) урнашкан Дүсәндә дәүләт чиновниклары, олы түрәләр, атаклы артистлар, спортчылар, генераллар күренмәде. Чөнки бу бәйрәм шушы кечерәк кенә авылның ихтыяҗыннан чыгып, дүсәнлеләрнең үз хисабына оештырылган.

Яңа заман авылы

Хәзерге чор үзгәрешләре, икътисади кризис авылның хәленә тәэсир итсә дә, Дүсән авылы соңгы елларда яңарып килә. Авыл гомер итүчеләр дә, Төмәнгә вахталы эшкә йөрүчеләр дә, Бишбүләктә эшләүчеләр дә яңа өйләр җиткерә, машиналар (сабантуй мәйданында автомобильләр тукталышы шәһәрнекенә охшаш иде) ала. Урамда асфальт, авылны уратып әйләнеч юл да салынган, Мәдәният йорты, мәктәп, музей бар, һәр өйгә газ, су, телефон кергән. Компьютер, интернет Дүсәндә гадәти күренеш. “Vkontakte” сәхифәсендә ачылган “Мин яратам сине, Дүсән!” төркеме татар интернетындагы иң бай, кызыклы битләрдән санала.


Узган елда район башлыгы Наил Гатауллин әнисе исемендәге “Мосалия” мәчетен төзетте. Дөрес, район башлыгы сәфәрдә булып, авылдашларының бәйрәмендә катнаша алмады. Шулай да, дүсәнлеләрнең күңеле күтәренке булды.

Хәзерге заманда югалып калмаска сәбәп тә, уңай үзгәрешләргә өмет тә бар. Дүсәнлеләр әдәбият, сәнгатьтә, спортта үз сәләтен, егетлеген күрсәтергә ярата. Авыл сабантуенда бу сыйфатларның әле дә югалмаганлыгы күренде. Аркан тартышу, гер күтәрү, капчык белән сугышу, йөгерү буенча ярыш кызу барды. Көрәш буенча бәйге бу юлы үткәрелмәсә дә, ат менеп чабучы мал караучылар үзара көч сынашты. Берничә спорт төрендә алда барган 69 яшьлек пенсионер, отставкадагы милиция майоры Габдулла Бәдертдинов турникта күтәрелүдә барлык яшьләрне дә узып китте.

Башкортстанның Оренбур өлкәсе һәм Татарстан белән чигендә урнашкан Дүсән авылы татар сәнгатен үз итә, “Яңа гасыр” телеканалы тапшыруларын юлдаш тәлинкәсе аша карый. Зур татар мәдәниятен, милли сәнгатьне яратучы дүсәнлеләрнең авыл бәйрәме башкалардан аерылып торды. Табигатькә хозурланып, хезмәтне зурлап, җыр-моңга табынып яшәүче Бишбүләк татарлары хәзер дә үз йөзен, гореф-гадәтләрен саклый. Дүсән авылының Бишкаен тугаенда үткән кечкенә сабантуй башкалар өчен дә үрнәк булырлык.
XS
SM
MD
LG