Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда яңа мәхкәмә эше көтелә


Дамир Шәйхетдин
Дамир Шәйхетдин

“Чаллы яшьләре” газеты мөхәррире Дамир Шәйхетдин быелның гыйнвар аенда хөкем ителде. Чаллы мәхкәмәсе аңа әлеге газетта Милли Мәҗлеснең 2008 ел, 20 декабрь карарларын бастырган өчен 1,5 елга шартлы хөкем чыгарган иде. Хәзер Дамир Шәйхетдин Чаллы прокуратурасы каршындагы тикшерү комитеты җитәкчесе Мансур Сәетгәрәевне мәхкәмәгә бирде. Дамир әфәнде аны ялган мәгълүмат бирүдә гаепли.

Дамир Шәйхетдин шикаяте буенча мәхкәмәдә тикшерү комитеты җитәкчесе Мансур Сәетгәрәев кенә түгел, “Рен” телеканалының Чаллыдагы бүлеге, Чаллының “Челны-ЛТД” газета редакциясе дә җавап тотарга тиеш була. Дамир Шәйхетдингә карата булган мәхкәмә эше барышында алда әйтелгән Сәетгәрәев һәм редакцияләр дөреслеккә туры килмәгән мәгълүматлар биргәннәр.

Журналист-мөхәррир бу күренешне болай гына калдырмый, мәхкәмәгә шикаять юллый. Вәзгыятьне Шәйхетдин үзе тасвирлады.
“Чаллы прокуратурасының тикшерү бүлеге башлыгы Мансур Сәетгәрәев миңа яла ягып телевидениягә интервью биргәне өчен, ягъни миңа зыян китергән өчен, мине кимсеткәне өчен мәхкәмәгә бирдем. Бу хакта, фактларны тиешенчә тикшермичә, ялган мәгълүмат таратканнары “Рен” телеканалын һәм “Челны - ЛТД” газетын да мәхкәмәгә бирдем.

Мансур Сәетгәрәевнең интервьюсы нигездә ялганга корылган. Янәсе, тентү вакытында минем өйдә Милли Мәҗлес җыенының протоколы табылган, янәсе минем өйдә “Кавказда Русия солдатларын үлем белән җәзалау эчтәлекле DVD дисклар табылган”. Болар барысы да чеп-чи ялган. Чөнки минем өстән уздырылган җинаять эшендә дә, хөкем карарында да бу хакта бер кәлимә дә сүз юк! Чаллы прокуратурасының тикшерү бүлеге башлыгы Сәетгәрәев ялган сөйли”, диде “Азатлык”ка Дамир Шәйхетдин.

Әлбәттә, Русиядә прокуратураны мәхкәмәгә бирү шактый четерекле мәсьәлә булып тора. Дамир Шәйхетдин әйтүе буенча, аның тарафына да кисәтү сүзләре әйтелгән, шикаятьне кире алу тәкъдиме булган. Көтелмәгән хәлләрдән саклану чарасына да барырга туры килә Шәйхетдингә.

“Мин Сәетгәрәевне мәхкәмәгә биргәч, миңа прокуратура тарафыннан шундыйрак мәгълүмат килеп иреште, “Әгәр мин гаризамны кире алмасам, мине кулга алу ягын карыячаклар”. Шундый мәгълүмат булгач, мин үземнең һәм гаиләмнең куркынычсызлыгын кайгыртып, алдан ук саклык чараларын күрергә булдым.

Шул уңайдан мин Татарстандагы кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Рәшит Вагыйзовка хокукларымны яклауны сорап, шикаять яздым. М.Сәетгәрәевнең Казандагы башлыгы В.Киршинга, Татарстандагы Федераль инспектор М.Галимәрдәновка шикаятьләр яздым. Минем фикеремчә, дәүләт органнарында җинаятьчел методлар белән эш йөртүче кешеләр эшләргә тиеш түгел. Алар эштән китәргә тиеш. Минем өстән ялган мәгълүматлар таратылды. Шуңа күрә мин аларны мәхкәмәгә бирдем”, дип өстәде Шәйхетдин.

Дамир Шәйхетдиннең Татарстан хокук оешмаларына, органнарына язган шикаятендә мондый юллар да бар:

“Кайберәүләр шәһид билбавы киеп хокук органнары хезмәткәрләренә ни өчен “самосуд” ясаганы миңа хәзер аңлашыла. Бу халәткә аларны хокук органнары җиткерә. Чаллы хокук органнары җитәкчеләре дә мине шундый адымга этәрергә телиме?”, диде.

Дамир Шәйхетдин Мансур Сәетгәрәев тарафыннан китерелгән рухи зыянны 2 000000 сум күләмендә бәяли. Ул “Рент-Чаллы” телевидениясе зыянын 1 000000, “Челны - ЛТД”ныкы шулай ук 1 000000 сум күләмендә билгеләгән. Мәхкәмә көне әлегә аермачык түгел.
XS
SM
MD
LG