Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эстония 2011 елда еврозонага керә


Евро акчасын кулланган илләрнең финанс министрлары Эстониянең 2011 елның 1 гыйнварыннан еврозонага керүен хуплады.

Бу хакта Евротөркем башлыгы Люксембург премьер-министры Жан-Клод Юнкер белдерде. Соңгы карар Европа Берлегенең 17 июньдә Брюссельдә үтәчәк саммитында кабул ителәчәк.

Эстония евро кулланган 17-нче ил булачак. Элекке социалистик илләрдән евро акчасы шулай ук Словения һәм Словакиядә кулланышта.
XS
SM
MD
LG