Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Лукойл” Шәймиев проектына ягулык сала


Дөньякүләм танылган нефть ширкәте “Лукойл” Болгар һәм Зөя тарихи ядкарьләрен торгызуга 45 миллион сум бирәчәк. Әлеге проектны тормышка ашыру өчен 4,6 миллиард сум таләп ителә. Бу акчаларның өчтән бер өлеше федераль һәм республика бюджетыннан алынырга ниятләнсә, калганында өмет инвесторларга.

Әлегә тарихи ядкарьләрне торгызу эшендә “Татнефть” ширкәте һәм “Бәхетле” кибетләре челтәре катнашырга әзер. Хәзер “Лукойл” ширкәте дә ярдәм итәргә теләк белдерде.

Бу хакта дүшәмбе “Лукойл” ширкәте башлыгы Вагит Алекперовның Татарстан республикасының дәүләт киңәшчесе, “Яңарыш” вакыфының багучылар шурасы рәисе Миңтимер Шәймиев белән очрашуыннан билгеле булды. Әлеге очрашуда меморандум имзаланды. Аның нигезендә “Лукойл” ширкәте 3 ел дәверендә Татарстанның “Яңарыш” вакыфына 45 миллион сум күчерергә вәгъдә итә.

90нчы елларда ук Болгарны торгызу турында сүз чыккан иде. Әмма ике дистә ел бу тармакта берни эшләнмичә, сөйләшүләр генә барды. Бу мәсьәлә белән Шәймиев үзе шөгыльләнә башлагач, ядкарьләрнең торгызылуында өмет бар, ди белгечләр. Чөнки “Яңарыш” вакыфын булдыруга әле берничә ай гына, ә инде акчаларның яртысыннан күбрәге табылган дияргә була. Татарстан бюджетыннан бу эшләргә 400 миллион сум бирелгән инде. Якындагы елларда федераль үзәк 800 миллион сум, “Татнефть” ширкәте 200 миллион, “Бәхетле” кибетләре челтәре 30 миллион, “Лукойл” ширкәте 45 миллион сум бирергә әзер.

Белгечләр фикеренчә, Болгар белән Зөягә кызыксыну арту Шәймиевнең абруена бәйле. Шуңа да кайберәүләр хәзер, Казан үзәгендәге җимерелгән “Болгар” кунакханәсе номерларын да, Фукс йортын да, Биләрне дә шушы вакыф ярдәмендә төзекләндереп булмас микән, ди.

“Лукойл” “Татнефть” ипиенә үрелә

Татарстанга сәфәре вакытында Алекперов Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән дә очрашты. Биредә республикада “Лукойл” ширкәтенең ягулык салу станцияләренең санын икеләтә арттыру турында сүз барды. Әлегә Татарстанда барлыгы 809 мондый станция бар. Аларның нибары 18е генә “Лукойл”ныкы. 170е “Татнефть”кә, калганнары башка нефть ширкәтләренә карый.

Алекперов сүзләренчә, алар күбрәк шәһәрдән читтәге юлларны күздә тота. Аның сүзләренчә, “Лукойл” трассаларда кунакханәсе, кибете, кафесы булган 20-25 ягулык салу станцияләрен булдырырга ниятли. Алекперов әлеге эшләрнең башкарылу вакытын һәм күпме чыгым таләп итүен төгәл әйтмәде. Белгечләр әйтүенчә, бу эшләргә 30-40 миллион доллар инвестиция кертелергә тиеш.

Кайбер белгечләр, ягулык салу станцияләрен арттыру өчен рөхсәт, “Яңарыш” вакыфына акча күчерү бәрабәренә башкарылырга мөмкин, ди. Ширкәт хезмәткәрләре исә, бу ике вакыйганы үзара бәйләмәскә киңәш итә. Алар фикеренчә, бүген “Лукойл” Пермь, Волгоград, Калининград, Көнбатыш Себер өлкәләрендә башкарылган социаль проектларда катнаша. Хәзер Татарстанга да чират җитте”, ди алар.

Бүген “Лукойл” дөньяда иң эре нефть ширкәтләренең берсе. Ул дөнья нефть байлыкларының 1,1% үзендә туплый, дөньяда нефть чыгару буенча 2,3% эшне башкара. Русиядә исә, нефть чыгару тармагының 19%ын алып тора. Ширкәтнең төп нефть чыгару урыны - Көнбатыш Себер. Шулай ук ширкәт Казакъстан, Мисыр, Азәрбайҗан, Үзбәкстан, Согуд Гарәбстаны, Колумбия, Венесуэла, Гыйракта нефть чыгару белән шөгыльләнә.

Лондон фондлар биржасында үз акцияләрен чыгарган беренче Русия хосусый нефть ширкәте дә ул. “Лукойл"ның еллык гомуми кереме 80 миллиард доллар булса, чиста кереме 7 миллиард доллар. 2009 елда гына да әлеге ширкәт Русия казнасына 21 миллиард доллар салым түләгән.
XS
SM
MD
LG