Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гади авыл хатыны икенче китабын бастырды


Соңгы унбиш елда Самар төбәгендә бер-бер артлы китап бастыра башладылар. Гали авылында яшәүче Саимә Морзаханова пенсиядәге тол хатын. Әле генә шигъри җыентыгы чыккан иде. Менә җәй башында “Яшә, Гали авылым” исемлесен бастырды.

Алдагы китабы шигырьләрдән генә торса, монысына уналты кыска хикәяләрен дә өстәгән. 186 битле китап затлы кәгазьдә 500 данәдә чыкты.

Шигырьләре туган як, туган ил, туган тел, милләт язмышларына багышланган. Автор гомере буе Галидә яшәп, туган төбәген яхшы белә.

Саимә ханымның үткен сүзе, тәмле теле, башкалар күрмәгәнне күрүче күзе, күпләр ишетмәгәнне колагына эләктерү сәләте ходайдан бирелгән.

Ходай Тәгалә бик сирәкләргә моң бүләк итә, бик сирәкләргә язу сәләтен кызганмый, сирәкләргә генә гади кешелек сыйфатларын саклап калырга булыша. Морзаханова менә шундый олуг сыйфатларга ия авыл хатыны.

Ачык йөзле авыл хатыны тормышның һәр мизгелен эләктереп ала белә. Ул табигать баласы, самимилеккә ия. Кайгыларын каеннар белән уртаклашса, йөрәгендәге кайнар, ялкынлы, сүнмәс мәхәббәтен таң җилләре, кошлар сайравы, чишмә суының агышлары белән көчәйтер.

Китапка кереш сүз язган Фәния Кәримова: "Саимә апаның күп шигырьләрендә үзәк өзгеч, хатын-кызларның моңлы күңеленнән генә саркый ала торган сагыш бар. Ләкин ул болыт арасыннан чыккан кояш кебек якты, юморга тиң шигырьләр дә иҗат итә", ди.

Саимә ханымның иң зур уңышы - китапка хикәяләрен кертүе. Һәр язма хезмәт кешесенең бер кыйпылчыгы итеп кабул ителә. Берни дә уйлап чыгарылмаган, ләкин дә елмаеп, көлеп кенә түгел, сабак алырлык язмыш бөртекләре.

Саимәнең иҗат дәртен сүндермәүче кеше – ул Гали эшмәкәр Расыйх Латыйпов. Беренче җыентыгы да, икенчесе дә аның акчасына басылган.
XS
SM
MD
LG