Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Росатом" Украинага атом электр станциясен төзеп бетерергә ярдәм итә


Хмельницкий исемендәге атом электр станциясенең өченче һәм дүртенче блокларын төзүдә хезмәттәшлек турында Русия белән Украина арасында килешүгә кул куелды.

Киевта килешүне Русия ягыннан "Росатом" дәүләт ширкәте башлыгы Сергей Кириенко - Украина ягыннан ягулык һәм энергетика министры Юрий Бойко имзалады.

Ике ил арасында бу өлкәдә хезмәттәшлек турында карар апрель аенда Сочида Украина һәм Русия премьер-министрлары очрашуында кабул ителгән иде.

Килешү нигезендә Мәскәү Хмельницкий исемендәге атом электр станциясен төзеп бетерүгә 5-6 миллиард доллар бирәчәк.
XS
SM
MD
LG