Accessibility links

"Нәүрүз" җыены төрки театрларны өйрәтә


Казанда төрки телле театрларның “Нәүрүз” халыкара театраль-агарту җыены бара. Ул 7 июньдә башланып киткән иде, 11ендә йомгак ясалачак. Мондый җыен төрки телле театрлар арасында беренче тапкыр үтә.

Моңа кадәр “Нәүрүз” – төрки телле театрлар фестивале буларак билгеле һәм ул 4 елга бер генә тапкыр үткәрелә иде. Былтыр “Нәүрүз” фестивале 9нчы тапкыр үтте. Төрки телле театрларны Казанга җыенга чакырып аралашу фикере шунда туган.

Бу турыда Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев сөйләде: “Нәүрүз” фестиваленнән соң, мәдәният министрлыгы, шәхсән министр Зилә Вәлиева тәкъдиме белән без аны ике елга бер тапкыр үткәрергә карар иттек. Чөнки фестивальне 4 елга бер тапкыр үткәрү аны бетерү, үтерү дигән сүз. Без тагын да алгарак киттек һәм ел аралаш җыенда аралашырга кирәк дигән фикергә килдек.

Фәрит Бикчәнтәев
Максатыбыз зурдан. Без төрки халыкларның театрларны берләштереп, аларның сәнгатенең юнәлешен билгеләргә тиеш. СССР таркалып, элемтәләр өзелгәннән соң, без аерым юл эзли башладык. Аның нәтиҗәләре барып чыкмады, минемчә. Шуңа күрә без фестивальгә спектакльләр алып килеп күрсәтү белән генә чикләнмәдек, ә җыенда аралашырга булдык”, диде Фәрит Бикчәнтәев.

Җыенга Татарстан театрлары, Казахстанның – 3, Башкортстанның - 5 театрыннан, Әзербайҗан, Алтай, Төркия, Тыва, Чувашстан, Кыргызстаннан театр әһелләре килгән.

Алар биш көн дәвамында төрле семинарларга йөри, дәресләр ала. Семинарларны Германия, Израилдән, Тыва республикасыннан, Мәскәү, Петербур шәһәрләреннән килгән билгеле режиссерлар, театр белгечләре, мөгаллимнәре алып бара.

Җыенның эчтәлеге белән Камал театрының директор урынбасары Илфир Якупов таныштырды. Аның сүзләренчә, быелгы җыенда артистлар театр сәнгатендә кирәк була торган биомеханика, суфый биюләре, Гурджиев хәрәкәте ысулларына өйрәнәләр, тамак төбе белән җырлау серләренә дә төшенәләр.

АКШтан җыенга кайткан композитор Мәсгудә Шәмсетдинова милли спектакльләрдә музыка куллану буенча режиссерларга киңәшләр бирде.

Тыва режиссеры Алексей Ооржак эпос, риваять кебек милли жанрларны сәхнәгә кую турында сөйләде. Шулай ук җыенда курчак театры, театрда оештыру эшләрен алып бару, пиар мәсьәләләре турында да фикер алышулар булды.
Илфир Якупов


Быел беренче тапкыр Казан журналистларына да семинарлар оештырганнар. Алар белән Мәскәү тәнкыйтьчесе Анна Степанова һәм Камалның әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов эшли.

Җыен беренче тапкыр гына үткәнгә беренче коймак төерле булырга да мөмкин, ди аны оештыручыларның берсе Илфир Якупов. “Бу төрки театрларның үзенчәлекләрен, уртаклыгын ачучы җыен буларак та бара. Әлбәттә, оештыру ягыннан ниндидер ялгышларыбыз да бардыр. Бу җыен соңгысы түгел, без аны тагын үткәрергә ниятлибез. Берничә тапкыр үткәргәннән соң, кызыксыну артыр. Бу юлы да бик күп илләрнең киләсе килгән иде. Чыгымнарны үзләре каплый алмау сәбәпле, килә алмадылар”, диде Илфир Якупов.

Җыенда ике йөзгә якын театр әһеле катнаша. Алар көндезге семинар, дәресләрдән соң Камал театры спектакльләрен карый.
XS
SM
MD
LG