Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кайсы илдә яшәү иминрәк?


Көн саен диярлек интихар һөҗүмнәр булып торган Гыйрак инде дүртенче ел рәттән соңгы урында
Көн саен диярлек интихар һөҗүмнәр булып торган Гыйрак инде дүртенче ел рәттән соңгы урында

Дөньяда иминлек торышын күзәтеп баручы тикшеренү институты яңа хисабын бәян итте. Бу хисапка күрә, 2009 елда дөньяда иминлек, гомумән алганда, кимегән. Дөньяда иң имин ил дип Яңа Зеландия табылган. Русия 149 ил арасында 143нче урында.

Австралиядә урнашкан Икътисад һәм иминлек институты Имин илләр исемлеген төзегәндә илләрнең эчке һәм тышкы халәтен чагылдырган егермедән артык критерий куллана. Террорчылык ихтималы, кораллануга түгелгән акча күләменнән алып, илләрнең күршеләренә карата мөнәсәбәтенә кадәр.
Исемлек башында:
1. Яңа Зеландия
2. Исландия
3. Япония
4. Австрия
5. Норвегия
6. Ирландия
7-8. Люксембург
7-8. Дания
9. Финляндия
10. Швеция

Мәгълүматлар БМО, Amnesty International һәм башка төркемнәрдән алына. Тикшеренүне белгечләр төркеме күзәтә.

Институт мондый хисапны инде дүртенче ел әзерли. Быел анда беренче тапкыр “иминлек” дигән фәлсәфи төшенчәне саннар белән бәяләп карау тырышлыгы ясалган.

Яңа хисапка күрә, узган 2009 елда дөньяда иминлек күләме бераз кимегән. Институтның җитәкчесе Клайд Макконаги моны илләрнең эчке халәте белән аңлата.

“Соңгы 12 айда дөньяда иминлек кимегән. Нигездә эчке критерийлар аркасында. Моңа үлем-китемнәр саны, коррупция дәрәҗәсе, сәяси тотрыксызлык керә. Гомумән алганда, дөньядагы иминлек дәрәҗәсе бер я ике процентка кимегән” ди Макконаги.

Гомум күрсәткечкә эчке низаглар да йогынты ясый. 2008 елда Грузиядәге низаг аркасында туган вазгыять сәбәпле Русия бу исемлектә берничә баскыч артка тәгәрәгән һәм 149 ил арасында хәзер 143нче урында.

Иң түбән тәгәрәгән биш ил арасында Русия белән бергә Грузия дә бар.

Тикшеренүне күзәтеп барган Economist Intelligence Unit белгече Эндрю Уильямсон сүзләренчә, “Грузия дә артка тәгәрәгән – илдә урам җыеннары, сәяси тотрыксызлык, кораллануга киткән акча күләме, корал импорты арту аркасында.”
Исемлек ахырында:
141. Чад
142. Грузия
143. Русия
144. Израил
145. Пакстан
146. Судан
147. Әфганстан
148. Сомали
149. Гыйрак

Русиядән соң исемлектә тагын алты гына ил бар, шул исәптән, Израил, Пакстан, Судан, Әфганстан, Сомали. Көн саен диярлек интихар һөҗүмнәр булып торган Гыйрак инде дүртенче ел рәттән соңгы урында.

Иминлек Үзәк Азия илләрендә дә кимегән. Ләкин алар Русия белән чагыштырганда күпкә югарырак тора. Мисал өчен, Үзәк Азия илләре арасында иң тынычы, Казакъстан 95нче урында. 85нче урынны алган Кушма Штатлардан ни бары 10 баскычка калыша.

Беренче урынны быел да, инде икенче ел рәттән, Яңа Зеландия алган. Сәбәбе – матур табигать һәм җылы климат кына түгел. Мисал өчен, күпкә салкынрак төбәктә урнашкан скандинав илләр быел да беренче унлыкта.

Икътисад һәм иминлек институты белгечләре фикеренчә, теге я бу илнең иминлеге икътисад хәленә, демократия һәм сүз иреге торышына да нык бәйле.
XS
SM
MD
LG