Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТИСБИ академиясе Төркияне якынайта


Риза Айхан һәм Нэлла Прусс
Риза Айхан һәм Нэлла Прусс

Төркия башкаласы Анкара шәһәрендәге Гази университеты вәкилчелеге эш сәфәре белән Казанга килде. Кунакларны кабул итүче ТИСБИ идарә академиясе Төркия профессорлары белән уртак проектлар әзерләүне дәвам иттерә.

Анкарадан Казанга эш сәфәренә килгән бу вәкилчелек ТИСБИ академиясенең Анкарага килүенә җавап визиты булып тора. Казан галимнәре һәм укытучылары Төркиягә барып, икътисад, менеджмент, туризм белгечләре әзерләүне бергәләшеп алып бару турында сөйләшкән. Казандагы очрашулар вакытында элекке тәкъдимнәр конкретлаштырыла, фикерләргә “ит үстерелә”.

Анкарадагы Гази университеты ректоры, профессор Риза Айхан шул ук университет профессорлары Мәтин Акташ, Фырат Пурташ, Бахтияр Акйылмаз белән бергә Казан академиясенең мөмкинлекләрен өйрәнәләр.

ТИСБИ белән Гази университеты хезмәттәшлеген киңәйтүгә төрки халыклары мәдәнияте үстерүче ТЮРКСОЙ оешмасы да катнаша. Шуңа күрә Төркия вәкилчелегенең сәфәренә Татарстанның ТЮРКСОЙдагы вәкиле Земфира Хәсәнова да ярдәм итә.

Кунаклар Анкарадан Казанга килеп җиткәннән соң Татарстан башкаласының “Гранд-отель” кунакханәсенә урнашып, Мөштәри урамындагы ТИСБИ академиясенә килделәр. Академиянең җитәкчесе Нэлла Прусс һәм бу уку йортының гыйльми шурасы әгъзалары Төркия коллегалары белән нинди гамәлләр кору турында фикер алыштылар.


ТИСБИ җитәкчесе Нэлла Прусс уртак эшләр сөйләгәннән соң Гази университеты ректоры Риза Айхан төрек уку йорты турында мәгълүматлар бирде.

"Анкарада 4 дәүләт һәм 9 хосусый югары уку йорты бар. Безнең уку йорты дәүләт тарафыннан финанслана. Анда 67000 укучы белем ала", диде ул.

Казан студентлары туризм һәм кунакханә кәсебе буенча Анкарада практика үтү мөмкинлеге бигрәк тә мөһим булып санала. Төркия студентлары һәм галимнәре дә Казан шартларында фән һәм уку эшләре тәҗрибәсен уртаклашу файдалы булачак.

Бу сәяхәтнең һәм сөйләшүләрнең хәзерге чор өчен гадәти булуы күренеп тора, әмма бу очракта Төркия һәм Казан партнерларының бер-берсеннән кискен аерылып торуы күзгә ташлана. ТИСБИ – идарә академиясе милләт, мәдәният, тарих белгечләрен әзерләми, ул 1926 елда Төркиянең юлбашчысы Ататөрек оештырган Гази университетыннан күпкә яшьрәк – аңа нибары 18 генә яшь.


Гази университеты тулысынча дәүләт карамагында һәм аның чыгымнарын да хөкүмәт түли. Төркиядәге хосуси университетта бер ел укыган өчен 10 мең доллар түләргә кирәк. Гази университетында укучылар дәүләт хисабына укый. Кайбер өстәмә эшләр өчен студентлар дәүләт кассасына (университетныкы түгел) елына 300 доллар акча кертә.

ТИСБИ академиясе исә хосусый уку йорты булып тора. Андагы барлык уку урыннары түләүле. Ул студентларга тулай торак та тәкъдим итә алмый. Иң мөһиме – ТИСБИ академиясендә укучылар санының зур булмавы. Гази академиясендә 67 мең студент укый. Университет урнашкан биналар саны 120дән артык.

Менә шушы гаять зур һәм мәртәбәле уку йорты белән кечкенә ТИСБИ академиясе хезмәттәшлеге үзенчә гыйбрәтле һәм кызыксыну уята. Кунаклар 18 яшьлек кызга охшаш мөлаем ТИСБИ академиясенең Нэлла Прусс җитәкчелегендәге кечкенә команда тарафыннан оештырылуына игътибар итте.

КДУ һәм Казан финанс институты кебек абруйлы уку йортлары профессорлары катнашлыгында алып барылган укыту заманча таләпләргә туры килә. ТИСБИ үзенә күрә яңа элита әзерләүче заманча уку йорты булырга тырыша. Бу эштә ул Татарстан элитасының һәм чит илләрдәге абруйлы уку йортларының тәҗрибәсенә һәм ярдәменә таяна.

Бер-берсенә күләм һәм яшь буенча тиң булмаган уку йортларының хезмәттәшлеге нәтиҗәле булсын өчен Төркия кунакларының Казанга сәфәре программасы тыгыз итеп төзелгән. Шулай да Казан һәм Татарстан мәдәнияте, тарихы белән танышу өчен вакыт табылган.

XS
SM
MD
LG