Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия-Кытай: хезмәттәшлекме, көндәшлекме?


Шанхай хезмәттәшлек оешмасы саммиты, Ташкент, 10 июнь 2010
Шанхай хезмәттәшлек оешмасы саммиты, Ташкент, 10 июнь 2010

Пәнҗешәмбе Ташкентта Шанхай хезмәттәшлек оешмасы саммиты ачылды. Көн тәртибендә мөһим мәсьәләләр күп, ләкин төп игътибар Русия белән Кытай арасындагы мөнәсәбәтләргә юнәлгән. Соңгы вакытта аларның көндәшлеге көчәя бара.

Шанхай хезмәттәшлек оешмасының Ташкентта үтәчәк ике көнлек саммитында бу юлы әйтеләчәк сүзләргә караганда әйтелми калганнары күпкә әһәмиятлерәк булыр сыман.

Көн тәртибендә мөһим мәсьәләләр күп анысы – Әфганстан, Кыргызстандагы вәзгыятьтән, наркотик таралу, террорчыларга каршы көрәштән алып, фән, мәгариф, мәдәният мәсьәләләренә кадәр. Җыенда Русия, Кытай, Казакстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Үзбәкстан вәкилләре катнаша.

Ләкин белгечләр фикеренчә, төп игътибар Үзәк Азиядәге ике төп уенчы, Русия белән Кытай арасындагы мөнәсәбәтләргә юнәлгән булачак. Соңгы вакытта аларның Үзәк Азиядә үзара көндәшлеге көчәя бара.

“Русия дә, Кытай да Үзәк Азия илләренә беренче чиратта ягулык чыганагы итеп карый” ди Дҗэймс Никси, Лондондагы халыкара бәйләнешләр институты белгече.

Шанхай хезмәттәшлек оешмасы 1996 елда Кытай һәм аның чиктәш илләре арасында ышаныч тудыру нияте белән төзелгән иде. Беренчел максат – уртак чикләр буеннан гаскәрләрне алу иде. Оешма бу максатына иреште һәм хезмәттәшлекне сәүдә, икътисад тармагына җәелдерергә булды.

Икенче чечен сугышы, Үзәк Азиядә исламчылар, Кытайда уйгырлар хәрәкәте оешманың көн тәртибенә иминлек мәсьәләсен куйды. Шанхай оешмасы Евразиянең иминлек оешмасына әйләнде, “Көнчыгыш НАТО”сы дип кабул ителә башлады.

Никси сүзләренчә, иминлек мәсьәләләре хәзер дә бар, ләкин ул кадәр мөһим түгел. Шанхай оешмасы, бигрәк тә Русия белән Кытай өчен, хәзер мәнфәгать коралына әйләнде.

Соңгы вакытта Кытай Үзәк Азиядә әүземлеген арттырды, андагы энергетика тармагына зур инвестицияләр кертә. Русия киресенчә, соңгы ике елда кризис аркасында чигенергә мәҗбүр булды. Кремль бу яңа чынбарлыкны яхшы аңлый.

“Минемчә, Кытай русиялеләрне Көнбатышка караганда да ныграк борчый. – ди Никси. – Алар НАТОның киңәюенә, АКШның Үзәк Азиядә йогынтысы артуына зарлана. Ләкин бу вакытлы күренеш. Ә менә Кытайның йогынтысы даими арта. Русиянең яңа хәрби доктринасында Кытай телгә алынмаса да, бу турыда юллар арасында укып була. Русиялеләр моны аңлый башлады.”

Киеренкелек инде сизелә. Русиядә чыга торган “Взгляд” басмасы 7 июнь санында Кытайның Уссури елгасын тирәнәйтү эшләрен башлап җибәрүе турында хәбәр итте. Нәтиҗәдә елганың юлы үзгәреп, чик буе Русия ягына эчкәрәк керә ала, дип яза басма.

Элегрәк шул ук басма Кытайның, Шанхай оешмасы килешүләрен бозып, гаскәрләрен акрынлап Русия чикләре буена авыштыра башлавы турында хәбәр иткән иде.

Әлегә Пекин белән Мәскәүнең мөнәсәбәтләре яхшы, ди Никси. Ләкин алга таба киеренкелек артырга мөмкин. Русия Үзәк Азияне үзенең ишек алды дип саный, Кыргызстан, Таҗикстанда гаскәр тота. Кытай да Үзәк Азиянең ягулыгына мохтаҗ, ул да аны үзенең ишек алды итәргә тели. Гәрчә бу төбәккә инде фәлән гасыр элек килгән булса да.
XS
SM
MD
LG