Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израил Газзә ярдәм көймәсенә булган һөҗүмне үзе тикшерә


Израил Газзәгә ярдәм илткән кәрванга булган һөҗүмне тикшерү өчен махсус комиссия төзеде. Комиссия җитәкчесе буларак Израил югары мәхкәмәсенең элекке хакиме Якув Туркелин билгеләнер дип көтелә.

Комиссиядә халыкара күзәтүче буларак ике кеше генә катнаша. Аларның берсе Нобель бүләге иясе Ирландияле Вильям Давид, икенчесе Канаданың икенче хәрби прокуроры Кен Уоткин.

Израилнең тикшерү комиссиясен төзү адымы турында Ак Йорт сүзчесе Роберт Гиббс, карарның мөһим булуын әйтте.

Гиббс: "Комиссия тикшерүне кичекмәстән башлар дип көтәбез. Тикшерү тәмамлангач, Израил комиссиясенең нәтиҗәне халыкара җәмәгатьчелек белән дә бүлешер дип өметләнәбез", диде.

Төркия ярдәм оешмалары җитәкчелегендәге көймә кәрваны 10 мең тонна ярдәмне, Израилнең Газзә Сызыгына 3 елдан бирле дәвам иткән чикләүне бәреп керү максаты белән юлга чыккан иде. Халыкара Кызыл хач оешмасы ясаган рәсми белдерүендә, Израилнең Газзә Сызыгына керткән чикләүләрнең халыкара хокукларга каршы булуын белдерде.

Газзәгә ярдәм илткән көймәгә Израил 31 майда һөҗүм кылган. Вакыйгада ярдәм ташыган көймәдәге 9 цивиль үтерелгән иде.

Төркия һөҗүмнән соң БМОга ясаган мөрәҗәгатендә һөҗүм турында халыкара бәйсез тикшерү уздыруны таләп иткән иде.
XS
SM
MD
LG