Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанның көньяк төбәкләрендә каршылыклар туктамый


Пакстанның көньягындагы Карачи шәһәре урамнарында мәзхәп һәм этник каршылыклар арта бара. Хәбәрләргә караганда, илнең көньяк Назимабад һәм Софора Гот төбәгендә төрле дини һәм этник төркемнәр арасында кабынган каршылык сәбәпле, юлларда блокадалар куелган. Полициянең керүен туктатырга теләгән билгесез кешеләр автобус һәм башка машиналарны яндыра.

Шәһәр полициясе киеренкелек арткан төбәкләрдә провакаторларны кулга алып каршылыкны бастырыр омтыла.

Полиция бәрелешләр сәбәпле кайбер төбәкләрдә автобус сәфәрләренең туктавын, эш урыннарының ябылуын белдерә.

Эчке эшләр министры Рахман Малик, Карачигa барлык сәяси һәм дини башлыклар белән очрашты. Малик киеренкелек таралган җирләрдә иминлекнең арттырылуын әйтте.

Пакстан президенты Асиф Али Зәрдари дә, соңгы көннәрдә кабынган бәрелешне туктату өчен махсус комиссия төзергә фәрман бирде.

20 миллионнан артык кеше яшәгән Карачи шәһәрендә, соңгы 15 көндәге мәзхәп һәм этник каршылыклар сәбәпле арткан бәрелешләрдә 100дән артык кешенең һәлак булуы белдерелә.

Пакстаннын Һиндстан чигенә якын көньяк-көнчыгыш төбәкләрендә соңгы елларда каршылылар басылмый. Моңа Һиндстан белән Пакстан арасында булган низаг зур тәэсир ясый.

Белгечләр каршылыкларда элекке һәм янә Пакстан хакимиятенең экстремнист төркемнәргә каршы әүзем чаралар күрмәвенә бәйли. Алар Пәнҗаб төбәгеннән алып Һиндстан карамагындагы Кәшмиргә кадәр, 2009 елдан башлап һөҗүм хәрәкәтләрен җәелдерә башлады. Бу төркемнәр Кәшмирнең бәйсезлеге өчен күрәшүләрен алга сөрә.

Һиндстан белән Пакстан арасында каршылык тудырган Кәшмир төбәге турында 2004 елда тынычлык сөйләшүләре башлаган иде. Ләкин узган ел Мумбайда булган террор һөҗүменнән соң бу сөйләшүләр туктап калды. Һиндстан һөҗүмнәрдә Пакстандагы экстремист төркемнәрне гаепли.

Мәгълүм булганча, Кәшмир низагы сәбәпле Һиндстан белән Пакстан арасында 1947 елдан бирле ике тапкыр сугыш булып алган иде.
XS
SM
MD
LG