Accessibility links

Кайнар хәбәр

БДИ психиканы какшата


15 июньдә Татарстанда бердәм дәүләт имтиханының төп агымы тәмамланды. Күрсәткечләр узган елдагыдан югарырак. Мәктәп укучылары, ниһаять, җиңел сулап куйды дияргә була. Ел дәверендә балаларын репетитор, әзерләү курсларына йөртер өчен җиң сызганып эшләгән әти-әнигә дә җиңеллек килде. Әмма теләге булган, нинди дә булса сәбәпләр аркасында беренче дулкын белән имтихан бирә алмаганнар өчен БДИның икенче дулкыны да булачак.

БДИ үткән елларда зур шау-шу уятты, аны хупламаучылар, кире кагучылар да аз булмады. Әмма быелгы чыгарылыш сыйныф укучыларының БДИ уена ияләшергә, аңа әзерләнергә вакыты күп булды, нәтиҗәләр дә яхшырган.

Татарстанда БДИ нәтиҗәләре үткән елдагыдан югарырак

Мәсәлән, 2009 елда химия фәненнән уртача балл 51 булса, быел – 58,8. Урыс теле, математикадан да уртача күрсәткечләр югарырак.
Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре яхшыруның сәбәбе нидә соң? 4 фәннән БДИ эчтәлеге кыскарудамы, укучыларның җиң сызганып укуга керешүендәме, укытучыларның яхшырак әзерли башлавындамы, әллә күрсәткечләр үткән елныкыннан түбән булмаска тиеш дигән максат куюдамы?

Тест үткәрү федераль үзәге хәбәр итүенчә, 12% укучы алман теленнән чик баллны җыя алмаган. Шуңа да карамастан, бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга бирүчеләр саны да арткан. Быел мондыйлар – 66.

Үткән елдагы кебек, быел да алдау юлына басучылар булган. 22 укучыны күчергән өчен имтиханнан куып чыгарганнар, 5 оештыручы – дисциплинар, 4се административ җаваплыкка тартылган. 147 укучыдан кесә телефоны алынган.

Узган елны, бердәм дәүләт һәм бердәм республика имтиханнарында үзебезнең Татарстан укучылары түбән балл җыюы аркасында, вузларга чит республика абитуриентлары агылды, татарстаннар икенче планга күчкән иде.

Үлсәң үл, БДИны бир?

БДИ хакында халык күп гапләште. Сәбәбе – БДИның мәктәп укучыларының белем дәрәҗәсе аксавын күрсәтүе генә түгел, укучыларга психик яктан нык тәэсир итүе дә. БДИ дәверендә укучыларның үз-үзенә кул салу, акылы җиңеләю очраклары булып тора.

Психотерапевт Гомәр Зыятдинов бердәм дәүләт имтиханы кертелмәгән вакытта да мондый проблема бар иде ди. Имтиханнар алдыннан укучының психикасы какшый. Агуланып, асылынып үлгән, акылдан язган кешеләр турыда имтиханнар биргән чорда ишетеп торабыз, ди ул. Әлбәттә, БДИ укучы психикасын ешрак какшата, әмма бу очракларның бөтенесен дә чыгарылыш имтиханының башкача алына башлавына гына бәйләргә ярамый, ди психотерапевт.

“Сезнең балаларыгыз ялкау яки бөтенләй белемсез. Алар экзамен бирә алмаячак”. Сыйныф җитәкчесе бик еш менә шундый сүзләр кабатлады, ди чыгарылыш сыйныф укучысының әнисе. БДИны бирә алмаган очракта, аттестат урынына справка гына аласың, аның белән беркая да укырга кереп булмый, дип кисәтәләр, куркыталар укытучылар. Гомәр Зыятдинов, БДИда мәктәп начар күрсәткечләр бирүдән куркып, укучыга басым ясарга тиеш түгел, ди.

“Укытучылар ел башыннан “Имтихан, имтихан!” дип куркыта башлый, югары баллар булсын өчен укучыга басым ясый. Курку тойган укучының психикасына шулай зыян килә дә инде. Мәктәптә психологка психикасы тотрыксыз балага аерым игътибар бирергә кирәк”, ди.

Чынлыкта исә, авыл мәктәпләренең күбесендә психолог юк. Бердәм дәүләт имтиханы кертелде, ә менә һәр баланы, хәтта авыл баласын да, сыйфатлы белем һәм кирәкле психологик ярдәм белән тәэмин итү юк.

Белгечләр ничек кенә БДИ авыл баласына яхшы югары уку йортына укырга керү мөмкинлеге бирә димәсеннәр, авыл мәктәбендә укучыларның күп өлеше БДИдан “3”ле алырга хыяллана.

Имтихан вакытында үз-үзеңә кул салу, психика какшауда әти-әнинең дә гаебе булырга мөмкин. Чөнки аларның күбесе баласына “БДИ – тормышка бердәнбер билет” дип кабатлап тора. “Укытучылар һәм әти-әниләр БДИның тормышта бер генә бирелә торган шанс булмавын, ә бары тик баланың дөрес юл сайлаганын аңлау мөмкинлеге генә икәнен аңлатырга тиеш”, ди Гомәр Зыятдинов.

XS
SM
MD
LG