Accessibility links

Израил Газзә блокадасын йомшарта


Израил хөкүмәте Газзә сызыгы блокадасын йомшартырга карар итте. Берничә атна элек Газзәгә һуманитар ярдәм алып баручы көймәләргә Израил хәрбиләре һөҗүм итеп тугыз активистны үтергәннән соң, халыкара җәмәгатьчелек Израилгә каты басым ясады.

Премьер-министр Беньямин Нетаньяһу идарәсе тараткан белдерүдә Газзәгә цивиль таварлар һәм халыкара күзәтү астындагы цивиль проектлар өчен материаллар кертү системының йомшартылачагы әйтелә.

БМО карамагындагы төзелешләр өчен материаллар да кертеләчәге әйтелә.
XS
SM
MD
LG