Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстанда һәлак булучылар рәсми сандагыдан 10 мәртәбә зуррак


Кыргызстандагы милләтара бәрелешләрдә һәлак булучылар саны рәсми рәвештә белдерелгәннән 10 мәртәбә зуррак.

Илнең вакытлы хөкүмәте башлыгы Роза Отунбаева шулай дип белдерде.

Элегрәк бу турыда Халыкара кызыл хач оешмасы да белдергән иде.

Рәсми мәгълуматларга караганда исә 192 кеше һәлак булган.

Җомга көнне Отунбаева үзбәкләр белән кыргызлар арасында бәрелешләр булган Ош шәһәренә килде.

Отунбаева хастаханәгә барып яралылар янында булды һәм шәһәр хакимияте башлыгы белән сөйләште.

“Без һичшиксез бу шәһәрне яңадан күтәрүгә өмет бирәчәкбез. Без һичшиксез һәркемне кире кайтарачакбыз. Моның өчен бөтен шартларны булдырачакбыз. Мин бөтен дөнья безгә ярдәм итәр дип уйлыйм. Чөнки безнең ике халык татулыкта, дуслыкта яшәргә тели”, - диде Отунбаева.

АКШ дәүләт секретареның Үзәк Азия өчен җаваплы ярдәмчесе Роберт Блейк Кыргызстандагы милләтара үтерешләрне бәйсез рәвештә тикшерергә чакырды. Блэйк моны Үзбәкстанда качаклар лагерына килгәч әйтте.
XS
SM
MD
LG