Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев: АКШ һәм Русия Иран белән бергәләп эшләргә тиеш


Русия президенты Дмитрий Медведев Тәһранны Иранның атом програмы турында халыкара сөйләшүләргә кайтару өчен Мәскәү белән Вашингтон бергәләп тырышырга тиеш диде.

Wall Street Journal басмасына интервьюда Медведев АКШ белән Европа Берлегенең Иранга өстәмә чикләүләр кертүен тәнкыйтьләде.

Ул өстәмә чикләүләр Русия узган атнада Иранга каршы БМО чикләүләрен хуплаганнан соң кертелде.

Медведев АКШ Иранга каршы 4-нче чикләүләрдән берни дә югалтмый, чөнки Русия һәм Кытайдан аермалы буларак, аның Иран белән бәйләнешләре юк диде.
XS
SM
MD
LG