Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Туган ягым" сүзләре гимнга кайтарылырга тиеш"


Азатлык сәхифәсендә "Гимнга сүзләр кирәкме?" дигән язма укучылар арасында зур кызыксыну гына түгел, каршылыклы фикерләр дә уятты. Мәгълүм ки, Татарстан гимны нигезенә "Туган ягым" җырының көе алынды. Әлеге җырның көе Рөстәм Яхинныкы. Ә аның шагыйрь Рамазан Байтимеров язган сүзләре исә онытылып калды. Безгә килгән фикерләр арасында шагыйрьнең кызы Гөлшат ханымныкы да бар.

“Туган ягым” җыры 1970 елда, ТАССРның 50 еллыгы уңаеннан уздырылган конкурста җиңүче булып чыга. Ул ябык рәвештә үткәрелеп, авторларның исеме соңыннан гына билгеле булды. Әлеге җырның язылу тарихын миңа Рөстәм Яхин хатыны Хәлимә апа үзе сөйләде. Без аның белән даими аралашып яшәдек. Бу хакта “Казан” журналы (№12, 1999 ел) да язып чыккан иде. Ләкин ни гаҗәп, анда җыр сүзләре авторы турында бер сүз юк иде!

“Туган ягым” җырының язмышы бәхетле булып чыкты, аны оркестрга кушылып мәшһүр җырчылар башкарды. Соңрак бу көй Татарстан яңалыкларын тапшырганда яңгырый башлады. Әтием моңа бик сөенде, телевизорны бар көченә кабызып куя да бала-чага сыман шатлана иде. Ул бит Бөек Ватан сугышыннан контузияле кайтты.

Әтиебез 1989 елда, әлеге җырның Татарстан гимны булып кабул ителүен белми үлеп китте...

Ә мин яхшы хәтерлим - Татарстанның Югары Советы утырышында финалга үткән ике җыр арасыннан (Г.Тукайның “Тәфтиләү”е белән “Туган ягым”) күпчелек тавыш белән икенчесенә өстенлек бирелде. Шул көнне депутатлар бу җырны сүзләре белән аягүрә басып җырлаган иде. Тик соңыннан гимнның сүзләрсез генә кабул итүе билгеле булды...

Бу бит күңелләрне дәртләндерә, туган җиргә мәхәббәт уята торган лирик-патриотик җыр! Сүзләре искиткеч, үз ягын яраткан, сагынган һәр кеше өчен үтә дә таныш һәм якын хисләр.

Безнең республикада ике дәүләт теле: татар һәм урыс. Ә нигә бу җырны ике телдә башкармаска?!

Күпме юллар йөрдем, дөнья күрдем,
Назлы җилләр йөзем сыйпады.
Сиңа кайткач гына, туган ягым,
Күкрәгемә шатлык сыймады.

Немало в жизни я прошел дорог,
Знакомы мне ветра далеких стран.
Но никогда, нигде забыть не мог,
Не мог забыть тебя, мой Татарстан!
(М. Таҗетдинов тәрҗемәсе)

Бу җырга әтинең башка шигырендәге бер куплетны өстәргә була:

Туган ягым – туып-үскән җирем,
Йорт нигезе анам-атамның.
Татарстан – туган республикам,
Татарстан – газиз Ватаным!

Гөлшат Байтимерова
Лениногорски шәһәре
XS
SM
MD
LG