Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстанда корбаннар саны 250-дән артты


Кыргызстанның көньягында үзбәкләр белән кыргызлар арасында бәрелешләр корбаннары саны 250-дән артып китте.

Бу турыда сишәмбе илнең сәламәтлек саклау министрлыгы белдерде.

2 меңнән артык кешегә медицина ярдәме күрсәтелгән.

Ош төбәгендә вәзгыять чагыштырмача тынычлану сәбәпле коммендант вакыты 3 сәгатькә кадәр киметелде.

Вакытлы хөкүмәт башлыгы Роза Отунбаева илнең көньягындагы тотрыксызлыкка, меңнәрчә кешенең илдән качуына карамастан, яңа конституция турында 27 июньгә билгеләнгән референдум үтәчәк дип белдерде.

Кайбер фиркаләр хөкүмәтне илнең көньягындагы хәлләр сәбәпле референдумнан баш тартырга чакырган иде.
XS
SM
MD
LG